Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия эчке эшләр министрлыгы пропагандист Татарскийны үтерү эше нигезендә журналист Роман Попковны эзләүгә игълан иткән


Роман Попков
Роман Попков

Роман Попков гаепләүләрне кире кага.

Русия тикшерү комитеты "военкор" Владлен Татарскийны (чын исеме Максим Фомин) үтерү эше нигезендә, Киров журналисты Роман Попковка каршы жинаять эше ачкан.

Комитетның телеграм каналында хәбәр итүләренчә, Попковка террор гамәле белән җитәкчелек итүдә читтән торып гаепләү белдерелгән. Русия эчке эшләр министрлыгы аны эзләүгә игълан иткән.

Тикшерү фикеренчә, Попков социаль челтәрләрдә Дарья Трепова белән аралашкан һәм "террор гамәленә әзерлеккә бәйле күрсәтмәләр биргән". Татарский нәкъ Трепова бүләк иткән бюст шартлау нәтиҗәсендә һәлак булды.

Попков үзе гаепләүләрне кире кага.

"Мин күптән Киевта яшим һәм журналист булып эшлим. "Вот Так" сайтында язам. Сугыш һәм партизан хәрәкәтләре темаларын яктыртам. Моннан тыш, волонтерлар төркеме белән "Роспартизан" һәм "Послезавтра" телеграм-каналларын алып барам" дип китерә аның сүзләрен "Медиазона".

  • Владлен Татарский 3 апрель һәлак булды. Питербурның Street Food Bar № 1 кафесында аның иҗат кичәсе узган вакытта аңа бүләк ителгән бюст шартлау нәтиҗәсендә үлде. Икенче көнгә үк Дарья Трепова кулга алынды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG