Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галим Илһам Гомәров Әс-Саксининың XII гасырда чыккан китабын татар фәне өчен ачыш дип саный


Сөләйман бине Дауд Әс-Саксининың "Бакчаларның гүзәллеге һәм сырхау күңелләрнең юанычы" китабы тышлыгы өч телдә
Сөләйман бине Дауд Әс-Саксининың "Бакчаларның гүзәллеге һәм сырхау күңелләрнең юанычы" китабы тышлыгы өч телдә

Сөләйман бине Дауд Әс-Саксининың "Бакчаларның гүзәллеге һәм сырхау күңелләрнең юанычы" хезмәте Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәреннән дә борыңгырак ди галимнәр.

Казан галимнәре XII гасырда дөнья күргән борыңгы татар китабын өч телгә тәрҗемә итеп бастырган. Хезмәтне Болгар ислам академиясендә тәкъдим иткәннәр. Бу Идел буе Болгар чорында билгеле булган иң борыңгы китап, дип сөйләгәннәр аны өйрәнгән галимнәр "БИЗНЕС Online" электрон газетына.

Сүз XII гасырның беренче яртысында Сөләйман бине Дауд Әс-Саксининың "Бакчаларның гүзәллеге һәм сырхау күңелләрнең юанычы" хезмәте турында бара. Аны казан галимнәре 1996 елда Истанбулда таба. Алар арасында Болгар ислам академиясенең ислам мирасы үзәге җитәкчесе Сөләйман Рәхимов та була. Бу оригинал текст түгел. Галимнәр тапкан нөсхә 1329 елда Тәбриз шәһәрендә күчерелгән дип санала. Бу әсәрнең 30дан артык нөсхәсе бар. Алар Истанбул, Лейден, Париж шәһәрләрендә саклана.

Галимнәр фикеренчә, бу Колга Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәреннән дә борыңгырак чыганак дип санала. Яңа нөсхәне дүрт ел элек өйрәнә башлыйлар. Ул Сөләйман Рәхимов, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институтының (ТӘСИ) кулъязмалар мирасы үзәге мөдире Илһам Гомәров, ТӘСИ фәнни хезмәткәре Азат Ахунов тарафыннан тәрҗемә ителгән. Хәзер китаплар татарча, урысча һәм гарәпчә Мәскәүдәге "Наука" нәшриятында 1 мең данәдә дөнья күргән.

Әлеге хезмәт 66 мәҗлескә бүленгән. Һәр мәҗлес аерым темага багышланган. Китапта мөселман хокукы, Мөхәммәт пәйгамбәр тормыш юлы, бу чор мөселманнарына хас проблемнар күтәрелгән. Китап иң элек фарсы, аннан гарәп телендә язылган. Галим Азат Ахунов кулъязмаларның 256 биттән торуын әйтә.

Китап әлегә фәнни әйләнешкә кермәгән. Илһам Гомәров сүзләренчә, бу татар фәне өчен зур яңалык санала. Искетатар телендә "Ң" хәрефе XIX-XX гасырларда гына "ڭ" (каф) хәрефенә өч нокта куеп язылган дип саналса, яңа чыганакта "ң" хәрефенең XIV гасырда да кулланганнарын күрергә була.

"Бу болгар телендә төгәл итеп Тәңре кулланылганлыгы хакында әйтелгән иң борыңгы чыганак. Тәңре сүзенең язылышына да игътибар иттек. Ул "ң" хәрефе, ягъни өч нокта белән бирелә. Без аны соңгы чорларда кереп киткән дип әйтә идек, ул йә "н", йә "нк" белән бирелде", дигән Гомәров.

Әс-Саксини — мөселман фикер иясе, галим Хәмид әл-Болгариның укучысы. Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрендә әл-Болгари 1106 елда яшәгән дип санала. Шуңа нигезләнеп әс-Саксини да XII гасырда иҗат иткән дип фаразлана.

Сөләйман Рәхимов фикеренчә, әс-Саксини үзе Болгар һәм Алтын Урдада билгеле булган Саксин шәһәрендә туган, аннан Болгарда белем алган булуы ихтимал.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG