Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы Украина контрһөҗүм башлады дип белдерде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Украина моңа фикер белдермәде.

Русия саклану министрлыгы 5 июньгә каршы төндә көньяк Донецки юнәлешендә украин хәрбиләре контрһөҗүм башлавын җиткерде. Украина моңа фикер белдермәде. Хәрби хәрәкәтләрнең активлашуын бәйсез раслаучылар булмады.

Русия саклану министрлыгы ышандыруынча, Украина кораллы көчләре стратегик резервларыннан 23нче һәм 31нче механикалаштырылган бригадаларын сугышка керткән, аларга башка хәрби бүлекчәләр дә ярдәмгә килгән. Алты механикалаштырылган батальонны һәм ике танк батальонын сугышка кертүләре әйтелә.

Русия министрлыгында әйтүләренчә, украин гаскәре максатына ирешә алмаган, аларның һөҗүмен Көнчыгыш гаскәр төркеме көчләре туктаткан. Хәбәрдә әйтелгәнчә, Русия баш штабы җитәкчесе, гаскәрләрнең берләшкән төркеме белән җитәкчелек итүче Валерий Герасимов "бу вакытта әлеге юнәлештәге алгы идарә пунктларының берсендә булган".

Кичә, 4 июньдә Украинадагы сугыш турында язучы Русия Telegram-каналлары украин хәрбиләренең Запорожье һәм Донецки өлкәләре чикләрендә һөҗүм итүен язды. Кайберләре украин көчләре ике торак пунктны алган дип хәбәр итте. Бу хакта украин чыганаклары да язды.

Русия Telegram-каналлары украин гаскәренең "тактик уңышы" турында яза, әмма саклану сызыгын бәреп керә алмадылар, һөҗүмдә техникаларын югалттылар дип искәртә. Украина фикер белдермәде.

Хәрби хәрәкәтләр барган чакта низагта катнашучы тарафларның белдерүләрен бәйсез раслау авыр.

Бүген, 5 июнь иртәсендә Русия Telegram-каналлары украин хәрбиләренең яңа һөҗүме турында язды. Ул Угледардан сулдарак Золотая Нива – Новодонецкое өлешендә бара, дип белдерде "ДНР"ның элекке кыр хәрби җитәкчеләреннән берсе Александр Ходаковский. Әлегә "дошманны уңыш озата бара", ди ул. Украина ягы бу хәбәргә фикер белдермәде.

Элегрәк кайбер аналитиклар Украина контрһөҗүмендә иң төп һөҗүм - Азов диңгезе юнәлешендә булачак дип фаразлаган иде.

Украина баш штабының 5 июньгә булган иртәнге хисабында Русия гаскәрләре фронтның Запорожье өлешендә саклану эшләре алып бара, шулай ук украин торак пунктларын атышка тота дип кенә язылган.

  • Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG