Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның Руставели урамында җәнҗаллы йорт төзелешенә каршы чыгучылар протест белдереп Хәбировка эчәге китергән


Радий Хәбировка китерелгән эчәге
Радий Хәбировка китерелгән эчәге

Бу урамда иске йортларга якын итеп утыз дүрт катлы йорт төземәкчеләр. Радий Хәбиров өч ел элек моңа каршы чыкты. "Ул төзүчеләргә “Минем белән сугышып эчәгегез тишелер”, дигән иде. Радий Фәрит улы кем кемнең эчәгесен тишүен ачыклый алыр дип ышанабыз”, ди эчәге тотып килүчеләр.

Уфаның Шота Руставели урамы 5нче йортында яшәүчеләр республика башлыгы Радий Хәбировка эчәге тапшыру өчен Башкортстан хөкүмәт йортына килгән. Алар иске йортларга якын итеп утыз дүрт катлы йорт төзүгә каршы чыга.

Видео "Пульс Уфы, РБ, РФ" Telegram-каналында чыкты. Активистларның берсе кулында эчәге салынган пластик чиләк тотып тора. Бу вакытта икенче бер активист хатын-кыз заманында Радий Хәбировның да бу төзелешкә каршы булуын искә ала. Ул төзүчеләргә "Минем белән сугышып эчәгегез тишелер", дигән иде. Радий Фәрит улы кем кемнең эчәгесен тишүен ачыклый алыр дип ышанабыз", ди ул.

2020 елда Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Уфаның Шота Руставели урамы 5нче йорты янында барган төзелешне карарга килгән иде. Ул иске йортларга якын итеп утыз дүрт катлы йорт төзү ярамый дип белдерде.

"7х7" хәбәр итүенчә, 2021 елның мартында мәхкәмә төзелешне тыюдан баш тарткан. 2022 елның сентябрендә мэрия урам төзелеше проектын раслаган.

  • Шота Руставели урамындагы бишенче йортта яшәүчеләр 2013 елдан ук ишегалларында күпкатлы йорт төзүгә каршы көрәшә. Төзелеш башлангач, җир тибрәлүләре нәтиҗәсендә 1975 елда ук салынган иске йортның диварларында сантимер ярымга җиткән ярыклар барлыкка килгән.
  • 2020 елда активистлар бу бәлагә игътибар юнәлтү өчен күп санлы чаралар уздырды. Әлеге җәнҗаллы йортта яшәүчеләр вәкиле Алла Яковлева июль аенда Мәскәүдә Кызыл мәйданда да пикет уздырды. Июнь аенда Уфа мэриясенә кадәр тәре йөреше дә үтте, шул ук айда сигез кеше башкала хакимияте каршында тезләнеп тә торды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG