Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" депутаты Затулинга сугышны тәнкыйтьләгән өчен җәза бирүләре бар


Константин Затулин
Константин Затулин

Депутатка бирелергә мөмкин булган җәзалар арасында – аны Дума комитеты рәисеменең беренче урынбасары вазифасыннан азат итү, һәм Думаның бердәм русияләр рәтеннән чыгару карала.

1 июньдә "Безгә нинди Украина кирәк?" форумында Русия думасының "Бердәм Русия" фракциясеннән депутаты, БДБ эшләре комитеты рәисе урынбасары Константин Затулин тәнкыйтьле чыгыш ясады. Ул Русия Украинада алып бара торган "махсус операция"нең бер генә максаты да нәтиҗәләргә китермәде, ә кайберләре "бөтенләй мәгънәсен югалтты" дип белдерде. Аның бу чыгышыннан соң "Бердәм Русия"дә киңәшләшүләр башланган, Затуллинны Думадагы вазифаларыннан азат итәргә һәм фракциядән чыгарырга мөмкиннәр, дип яза берничә чыганагына сылтама белән "Ведомости".

Форумда Затуллин "махсус хәрби операция" башында (Кремль Украинадагы сугышны шулай атарга куша) рәсми рәвештә "Украинаны коралсызландыру һәм нацизмнан арындыру, Донецки һәм Луһански халык республикаларында яшәүчеләрне яклау" дигән максатлар куелган иде диде.

"Бүгенгә бу пунктларның кайсында нәтиҗәләргә ирештек? Берсендә дә. Алай гына да түгел, кайберләренең бөтенләй мәгънәсе калмады", диде депутат.

Затуллин Думаның "Бердәм Русия" фракциясендә тора, әмма фирка әгъзасы түгел. Басмага "Бердәм Русия"дәге чыганаклары әйтүенчә, хәзер бу хәл белән фракция җитәкчесенең беренче урынбасары Вячеслав Макаров шөгыльләнә". Депутатка бирелергә мөмкин булган җәзалар арасында – аны Дума комитеты рәисенең беренче урынбасары вазифасыннан азат итү, һәм Думаның бердәм русияләр рәтеннән чыгару карала, дигән басмага чыганагы.

Социолог Игорь Яковенко "Настоящее Время"га әйтүенчә, Затулин – "Новороссия", Украинадагы "урыс язы", Украинага бәреп керү һәм Кырымны басып алу кебек фикерләрне тудырган кешеләрнең берсе.

Яковенко Затулинның бу чыгышы - кырыс рәвештә Путинны һәм аның ниятләрен тәнкыйтьләү дип саный.

"Бүген Путин күп мәсьәләләрне контрольдә тотмый. Затулин исә эшнең кая баруын аңлый һәм еракка карап эш итә торган сугыш җинаятьчеләренең берсе буларак, ул котылып калырга тырыша", дип саный социолог.

Затулин үзе "Ведомости"га фракция җитәкчелегеннән беркем дә минем белән элемтәгә чыкмады дигән. Шул ук вакытта ул Telegram-каналында үзенең сүзләрен контексттан тартып алып бирәләр дип белдерде.

"Мин хәзерге вакытта хәрби операциянең, чынлыкта – сугышның максатларына ирешелмәде дидем. Нигә? Чөнки моның артыннан, бу максатларга ирешү өчен нишләргә кирәген әйтергә. Фикеремне ачык белдердем кебек, моның өчен без – бер көймәдә утыручылар бөтен булган көчне куярга тиеш. Моның турында дәшми калу зыянлы дип саныйм. Без бит балалар түгел", дигән депутат.

  • Узган ел 24 февральдә Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. "Махсус операция" дип аталучы һөҗүмнең максатлары дип фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикаларын" яклау, Украинаны "коралсызландыру" һәм "денацификацияләү" әйтелгән иде.
  • Көнбатыш илләре моны суверен дәүләтнең бөтенлегенә каныгу, агрессия дип бәяли.
  • Украинага һөҗүмне дөньяның күпчелек илләре һәм анда яшәүчеләр хөкем итеп чыкты. Русиягә каршы чикләүләр кертелде. Бу чикләүләр түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG