Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның ике министры алтышар елга ирекләреннән мәхрүм ителде, әлегә алар вазифаларында кала


Борис Беляев (сулда), Рәмзил Күчәрбаев (уңнан икенче)

2017 елда республиканың капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе булып торган Рәмзил Күчәрбаев тагын ике җитәкче белән берлектә Күмертауда чистарту корылмаларын тикшереп тормый гына аның төзелеше тәмамлануы турында акт имзалаган. Күмертау мэры булып торган Борис Беляев объектны кулланышка керткән.

Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев белән төзелеш һәм архитектура министры Рәмзил Күчәрбаевны алтышар елга ирекләреннән мәхрүм итте.

Бу хакта республика мәхкәмәләренең берләшкән матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәхкәмә ачыклавынча, 2017 елда республиканың капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе булып торган Рәмзил Күчәрбаев тагын ике җитәкче: капиталь төзелеш һәм реконструкция бүлекчәсе җитәкчесе Шәдморат Бикимбетов һәм аның урынбасары Рамил Сафин белән берлектә Күмертауда чистарту корылмаларын тикшереп тормый гына 95 миллион сумнан артыкка төшкән объектның төзелеше тәмамлануы турында акт имзалаган.

Күмертау мэры булып торган Борис Беляев кулланылыш өчен әзер булмаган бу объектны кулланышка керткән. Ул чакта Беляевның урынбасары Юрий Куров булган.

Нәтиҗәдә дәүләтнең мәнфәгатьләре бозылган – 95 миллион сумнан артык бюджет акчалары максатчан кулланылмаган.

Ирләрне вәкаләтләрен арттыруда ( Җинаять кодексының 286 маддәсе) һәм вазифаи алдашуда (292 маддәнең 2нче өлеше) гаеплиләр.

Күчәрбаев һәм Беляевны алтышар, Сафин һәм Куровны – бишәр, Бикимбетовны 3,4 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр, җәза мөддәтен алар гомуми тәртипле колониядә үтәргә тиеш булачак.

Моннан тыш мәхкәмә аларны 2,6 елга хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль оешмаларында оештыру-бүлгәләү, идарә - хуҗалык вәкаләтләре бирүче вазифалар биләү хокукыннан мәхрүм итте.

Хөкем карары әлегә үз көченә кермәде. Бөтен хөкем ителгәннәр дә мәхкәмә залында сак астына алынган, алар хөкем карары көченә кергәнче тикшерү изоляторында тотылачак.

Башкортстан хөкүмәте матбугат хезмәтенә сылтама белән MKset язуынча, мәхкәмә карары үз көченә керми торып, түрәләрне эшләреннән кумаячаклар.

Министрларның яклавы мәхкәмә карарын шикаять итәчәген әйтте.

Прокурор Борис Беляевны – тугыз, Рәмзил Күчәрбаевны – 8 ел ун айга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG