Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Проект": Путин хакимлеге чорында үзен бәреп төшерергә теләүче өч кешедән котылган


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

Бу кешеләр чынлап та аны бәреп төшерергә теләгәнме – аңлашылмый, әмма Путин аларны шундый кешеләр дип кабул иткән, дип искәртә басма.

Русия президенты Владимир Путин идарә иткән чорында үзен бәреп төшерергә төләүчеләрдән өч тапкыр котылган һәм хакимиятенә куркыныч тудырырдай кешеләрне җитәкче вазифалардан читләштергән. Бу хакта "Проект" басмасы тикшеренүендә әйтелә. Бу кешеләр чынлап та аны бәреп төшерергә теләгәнме – аңлашылмый, әмма Путин аларны шундый кешеләр дип кабул иткән, дип искәртә басма.

Путин үзенә каршы эш куертуда шикләнеп вазифасыннан читләштергән беренче кеше – Михаил Касьянов булды, 2004 елда ул бөтен кул астындагылары белән бергә премьер-министр вазифасыннан җибәрелде диелә.

Бу хәл Касьянов Михаил Ходорковскийны хуплап чыгыш ясаганнан соң булган. "Проект" фикеренчә, премьер-министрны эштән җибәрүләренең чын сәбәбе – Путин аны үзенең урынына килергә тели дип шикләнгән.

Басма язуынча, Касьянов системныкы булмаган оппозициягә киткәннән соң, Путин "үзенә каршы эш куертучыларны" югары, әмма халыкка күренми торган вазифаларга билгели башлаган.

Мәсәлән 2008 елгы президент сайлаулары алдыннан гына Путин хөкүмәт башлыгы Михаил Фрадковны вазифасыннан алып, Тышкы күзләү хезмәте белән идарә итәргә куйды.

"Проект" мәгълүматынча, ул чакта Фрадков, Мәскәү мэры Юрий Лужков, баш прокурор Владимир Устинов һәм ул чакта президент хакимияте башлыгы урынбасары вазифасында торган Игорь Сечин хакимияткә килү мөмкинлеге турында сөйләшкән булган. Путин түрәләрнең шәхси әңгәмәләре турында белеп алган. Шуннан соң Устиновны вазифасыннан алып, Юстиция министрлыгы башлыгы итеп билгелиләр.

Өченче тапкыры исә 2012 елда, Путин дәүләт башлыгы вазифасына кире кайтканнан соң булган диелә. 2008 елдан башлап Русия президенты Дмитрий Медведев иде һәм "Проект" искәртүенчә, ул бервакыт Путинга ошамый торган "мөстәкыйль карарлар кабул итә башлаган".

2011 елның җәй ахырында Пути Медведевка дәүләт башлыгы вазифасына кире кайтуын белдергән, әмма алты елдан соң кабат урыннары белән алмашачакларын әйткән. Әмма 2018 елда сайлауларда кабат Путин катнашты, дип яза басма.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG