Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы белән беренче булып Чечняның "Әхмәт" отряды контракт имзалаган


10 июньдә Русия саклану министры Сергей Шойгу бөтен “ихтыяри” хәрби төркемнәргә дә 1 июльгә кадәр шундый килешүләр имзаларга боерды. Мәсәлән “Вагнер” хосусый хәрби ширкәте вәкиле Евгений Пригожин моннан баш тартты.

Чечняның "Әхмәт" отряды беренче булып Русия саклану министрлыгы белән "ихтыяри" хәрби төркемнәрнең хезмәтен оештыру турында контракт имзалаган. Бу хакта Чечня вәкилләре һәм "Новости" дәүләт агентлыгы хәбәр итте.

10 июньдә Русия саклану министры Сергей Шойгу бөтен "ихтыяри" хәрби төркемнәргә дә 1 июльгә кадәр шундый килешүләр имзаларга боерды.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте вәкиле Евгений Пригожин моннан баш тартты. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров һәм аңа якын кешеләр соңгы көннәрдә Пригожин белән бу мәсьәләдә бәхәскә керде.

Саклану министрлыгы белән контрактны "Әхмәт" отряды исеменнән Адам Дашаев имзалаган. Ул "Гудерместагы Русия махсус көчләре университеты" мөдире булып тора, оешма бөтен ил буйлап яллы сугышчылар җыя һәм аларны Украинага каршы сугышырга җибәрә.

Видеода аның Русия кораллы көчләре баш штабы җитәкчесе урынбасары Алексей Ким белән документлар алмашуы күренә. Бу вакытта янәшәдә Русия думасының Чечнядан депутаты Адам Делимханов һәм "Әхмәт" махсус көчләр (спецназ) җитәкчесе Апти Алаудинов та бар, дип хәбәр итә Кавказ.Реалии.

"Бу беренче тәҗрибәгә карап, алга таба башка ихтыяри отрядлар да шундый контрактлар имзалар дип өметләнәм", дип белдерде Ким. Алаудинов мондый контракт имзалау "фронтка үз ихтыярлары белән килгәннәрнең дә, саклану министрлыгында хезмәт итүче сугышчыларның да бөтен социаль җыелмаларын тигезләргә булыша", дип аңлата.

Рамзан Кадыйров Чечня "ихтыяри" отрядлар оештыру ягыннан Русиянең иң алдынгы төбәкләреннән берсе, дип искәрткән иде. Украинадагы сугышта бу отрядлар "Әхмәт" халыкара махсус көчләрендә" сугыша, диде ул.

Чечня башлыгы искәртүенчә, яллы сугышчыларга экипировка Әхмәт Кадыров фондыннан бирелә. Медиалар мәгълүматынча, фондка акчаларны бюджет оешмаларында эшләүчеләрдән мәҗбүри җыялар. Чечнядан Украинага каршы сугышырга ничә яллы сугышчы җибәрелүе билгеле түгел. Кадыров яңа сугышчылар атна саен килеп тора ди, хокук яклаучылар исә республикада яшәүчеләрне сугышка мәҗбүри җибәргән очраклар турында да җиткерә.

Шул ук вакытта "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте саклану министрлыгы белән контракт имзаламаячак. Бу хакта аның җитәкчесе Евгений Пригожин белдерде. "Вагнер" Шойгуга түгел, Русия президенты Владимир Путинга буйсына диде. Әлегә ул "Әхмәт"нең контракт төзүенә фикер белдермәде.

  • Саклану министрлыгы "Вагнер"ны "ихтыяри штурм отрядларына" кертә, чөнки Русиядә хосусый хәрби ширкәт эшчәнлеге тыела.
  • Быел май аенда Адам Дашаев "Русия махсус көчләре" мөдире булды. Бу кеше турында мәгълүмат күп түгел. Нибары 2011-2014 елларда шәхси эшмәкәр булуы билгеле, төп эшчәнлеге – спорт дип, ә өстәмә буларак аерымлап буяулар һәм эмаль сатуы күрсәтелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG