Кыргызстанда яшәүчеләр төркеме веб браузер өчен махсус кушымта ясаган. Бу хакта "Настоящее время" яза. Аның ярдәмендә "Киргизия" сүзе автомат рәвештә "Кыргызстан" дип үзгәртелә. Шул рәвешле проект авторлары илнең Конституциядә күрсәтелгән дөрес исемен кулланышка кертергә тели.
"Киргизия, Киргизия, Киргизия... Безне Киргизия дип атаудан туктагыз" – "Биртопс" агентлыгы браузер өчен яңа функцияне шулай дип тәкъдим иткән.
Агентлык мөдире Нурсолтан Бакыт мондый фикер узган елның сентябрендә туды дип сөйли. Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан ителгәннән соң, Үзәк Азиягә меңләгән русияле килде. "Кыргызстан" дию дөресме әллә русияләр күнеккәнчә – "Киргизия" диюме, дигән сорау еш яңгырый башлады ди ул.
"Кайбер кешеләргә Русиядә "Киргизия" дип атарга гадәтләнүләре ошамый. Бу Telegram-каналларда, чатларда, социаль челтәрләрдә дә күренә башлады", дип сөйли Нурсолтан Бакыт.
Агентлык такымы бәйсез програмчылар арасында үзләре кебек фикер йөртүчеләрне тапкан һәм ярты ел эчендә проектның техник өлешен бушлай эшләгән. Браузерга бу функцияне куйганнан соң, "Киргизия" сүзе "Кыргызстан"га төзәтелә.
Бу кулланма бары тик веб-версияләрдә эшли. Аны үзеңә йөкләп урнаштырырга кирәк. Проект авторлары үзләре уйлап тапкан функциянең вазгыятьне тамырдан үзгәртмәячәген баштан ук аңлаган, әмма алар өчен төп бурыч – бу мәсьәләгә игътибар юнәлтү булган.
"Иртәгәдән башлап бөтен урыс телле дөнья "Кыргызстан" дия башламас, анысы. Әмма бу хакта еш сөйләсәк, төрле мәйданчыкларда чыгыш ясасак, шушындый проектларны тормышка ашырсак, акрынлап "Кыргызстан"га якынлашырга мөмкин булачак", ди Нурсолтан Бакыт.
Аның әйтүенчә, "Киргизия" сүзендә совет чоры эзе бар, ә ул вакытлар исә шул исәптән репрессияләр һәм Кыргызстан халкының үзаңын бастыру белән истә калган. Икенчедән, ил Конституциясендә "Киргизия" дигән сүз юк, "Кыргыз республикасы" яки "Кыргызстан" гына бар. Илдә яшәүчеләр үзләре дә шулай аталуын тели, ди ул.
"Минемчә, "Кыргызстан" дип атау мөһим, чөнки бу - илгә булган ихтирам күрсәткече", ди Нурсолтан Бакыт.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум