Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думага сугышта катнашучы хөкем ителгәннәрне азат итү турында канун өлгесе кертелде


Андрей Клишас
Андрей Клишас

Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, җинаять җаваплылыгыннан азат итү – “җәза бирү максатларына ирешергә булышачак” һәм “кораллы көчләрне тулыландыру өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк”.

Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас, шулай ук депутат Ирина Панькина Думага канун өлгесе керткән, анда зур булмаган һәм уртача авырлыкта җинаять кылган кешеләрне, Украинага каршы сугышта катнашса, азат итәргә тәкъдим ителә.

Документ Дума сайтында чыкты. Анда әйтелгәнчә, мобилизацияләнгәннәрне яки саклану министрлыгы белән контракт төзегәннәрне хәрби хезмәттән киткән көннән башлап яки дәүләт бүләге бирелгән көннәреннән алып җинаять җаваплылыгыннан азат итәчәкләр.

Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, җаваплылыктан азат итү – "җәза бирү максатларына ирешергә булышачак" һәм "кораллы көчләрне тулыландыру өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк".

Элегрәк Думаның саклану комитеты мобилизация чорында гаскәргә хөкем ителгәннәрне дә чакыруны хуплады.

Яңа канун өлгесе хөкем ителгәнлекне гамәлдән чыгару механизмын билгели.

Кагыйдә буларак Клишас һәм Крашенинников Думага Кремль хуплаган канун өлгеләре кертә. Апрельдә гаепләнүчеләр хәрби төркемнәрдә хезмәт итәргә теләк белдерсә, мәхкәмәләргә, прокурорларга һәм тикшерүчеләргә зур булмаган һәм уртача авырлыктагы җинаять эшләрен ябарга рөхсәт итүче канун өлгесе Думага кертелгән иде инде.

Шулай да Чиләбе өлкәсе Канун чыгару җыены керткән документ каралмады.

Узган ел җәен "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте тоткыннарны сугышка җибәрә башлаган иде. Аның җитәкчесе Евгений Пригожин Бахмут янында 10 меңләп тоткынның һәлак булуын таныды. Алты айлык контрактлары төгәлләнгәннән соң элекке тоткыннар азат ителде - күрәсең, президентның ярлыкау турындагы ябык карарлары нигезендәдер.

Тәкъдим ителгән канун өлгесе ярдәмендә шушы тәҗрибәне саклану министрлыгына карата канунлаштырмакчы булулары бар.

Шул ук вакытта "Вагнер" авыр җинаять кылучыларны да сугышка җибәрде, ә аңа ялланган тоткыннар ярты елдан соң азат ителде. Хәрби хезмәттән исә мобилизация тәмамланмыйча китү мөмкин түгел диярлек, ә "өлешчә" мобилизация турындагы фәрман әле дә гамәлдә кала бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG