Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саклану министрлыгы каналы Адам Делимхановның яралануын хәбәр итте, соңрак моны кире какты


Адам Делимханов
Адам Делимханов

Бүген Украина кораллы көчләрендә хезмәт итүче сәясәт белгече Кирилл Сазонов Делимхановның Запорожье өлкәсе Приморск шәһәрендә, Украинаның махсус операцияләр көчләре катнашында үтерелүен белдергән иде. "Әхмәт" махсус көчләр төркеме җитәкчесе Апти Алаудинов ТАССка Делимханов Чечняда ул дигән.

14 июньдә көндез Русия саклану министрлыгының "Звезда" каналы Русия думасы депутаты Адам Делимхановның яралануын хәбәр итте. Журналистларга бу хакта ЛДПР фиркасенең матбугат хезмәтендә җиткерүләре әйтелде. Соңрак хәбәрнең тексты төзәтелде, анда яралану турындагы мәгълүматны беркем расламавы әйтелә.

Чечня сәясәтчесе Делимханов үзенең туганы Рамзан Кадыровның уң кулы булып санала, алданрак интернетта аның украи махсус көчләре ("спецназ") тарафыннан үтерелүе турында мәгълүмат чыккан иде.

Бүген Украина кораллы көчләрендә хезмәт итүче сәясәт белгече Кирилл Сазонов Делимхановның Запорожье өлкәсе Приморск шәһәрендә, Украинаның махсус операцияләр көчләре катнашында үтерелүен белдергән иде.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Telegram-каналында Делимханов белән элемтәгә чыга алмавын хәбәр итте. Ул украин күзләвеннән нинди урынга һәм нинди позицияләргә һөҗүм ясаулары турында мәгълүмат сорады, моның өчен бүләкләү тәкъдим итте. Хәбәрдә Чечня башлыгы "үзенең кадерле абыйсын табарга тели" диелә. Бу хәбәр сарказм да булырга мөмкин.

Русия думасы депутаты Дмитрий Кузнецов ышандыруынча, янәсе Делимханов Дума рәисе Вячеслав Володин белән телефоннан сөйләшкән, "исән-сау" булуын әйткән.

"Әхмәт" махсус көчләр төркеме җитәкчесе Апти Алаудинов ТАССка Делимханов Чечняда ул дигән. "Адам Султан улы бөтен кешедән дә терерәк һәм хәзерге вакытта республикада. Ул Рамзан Әхмәт улына (Кадыровка - ред.) китте. Без булмаган җирдә безне гел үтерәләр инде", дигән ул.

  • Төрле мәгълүматларга күрә, 53 яшьлек Делимханов Кадыровның өчтуган яки дүрттуган абыйсы. Ул Рамзан Кадыровның әтисе – Чечня мөфтие Әхмәт Кадыровның иминлек хезмәтендә эшләгән, ә аңа кадәр фетнәчел Чечен республикасы Ичкериянең бригада генералы Салман Радуевның машина йөртүчесе булган. Радуевны Русиядә террорчылык өчен хөкем иттеләр.
  • 2014 елдан бирле оештырылган җинаятьчелек белән элемтәләре өчен Делимханов АКШ чикләүләрендә.
  • 2022 елның апрелендә Русия хәрбиләре Мариупольне оккупацияләгәннән соң, Делимханов Русия каһарманы исеме алды. Ул шәһәрне штурмлау турындагы видеоязмаларда күренгәләде, әмма шул ук вакытта Русиянең кайбер чыганаклары депутатның хәрби хәрәкәтләрдә турыдан-туры катнашмавын әйтә. 12 июньдә Русия рәсми чыганаклары Дкелимхановның Белгороң өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков белән очрашуы турында хәбәр иткән иде. Шуннан соң ул һәм Рамзан Кадыров төбәккә чикне саклау өчен "Әхмәт" батальоны җибәрелүен хәбәр итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG