Русия хәрби блогерлары Украинаның Луһански өлкәсендәге Кременная шәһәре тирәсендә, Русия гаскәренең иң зур төркеме – 20нче гвардия Кызыл байраклы гомуми гаскәрендә зур югалтулар булуын хәбәр итте.
Сугышны хуплаучы берничә Telegram-каналда чыккан мәгълүматка күрә, генерал килгәнен көтеп тезелеп басып торган чакта украин артиллерия утына эләгеп Русиянең дистәләгән солдаты үлгән. Бу хәл турында "Рыбарь", "Старше Эдды", "Повёрнутые на Z войне", "Два майора" һәм "Zаписки мичмана Птичкина" каналлары язды, аларга язылучыларның гомуми саны өч миллион кешедән артык.
"Кременная шәһәре янында һөҗүмгә барырга җыенган бер дивизиядә фаҗигале хәл булган. Кешеләр ике сәгать буе бер урында төркемнәре белән басып торып, дивизия җитәкчесенең рухландыручы сүз әйтүен көткән. Генерал килү урынына хәрбиләргә украиннарның HIMARS-лары һәм артиллериясе уты төшкән" – "Рыбарь" Telegram-каналы шулай яза.
Хәбәрләрдә һәлак булган һәм яраланганнарның төгәл саны әйтелми. Төрле чыганакларда аларның саны 50-100 дип күрсәтелә. Шулай ук генералның исеме дә атала.
Әлегә расланмаган кайбер мәгълүматларга күрә, сүз элегрәк "Восток" гаскәрләр төркеме белән һәм Тын океан флотының 155нче диңгез пехотасы бригадасының яр буе гаскәрләре белән идарә иткән генерал-майор Сухраб Ахмедов турында барырга мөмкин.
- Хәрби хәбәрчеләр чыгарган мәгълүматка Русия саклану министрлыгында фикер белдермәделәр Украина баш штабы да Кременнаяга һөҗүм турында хәбәр итмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум