Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутаты Эдуард Шәрәфиев Русиядә гомуми мобилизация игълан итәргә чакырды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аның әйтүенчә, "җәмгыятьнең бер өлеше сугыш кырында һәр көн гомерен куркыныч астына куя", ә икенче өлеше "берни булмагандай кылана".

Татарстан дәүләт шурасының ЛДПРдан депутаты Эдуард Шәрәфиев үзенең Telegram-каналында Русиядә гомуми мобилизация игълан итәргә чакырды.

Аның әйтүенчә "җәмгыятьнең бер өлеше сугыш кырында һәр көн гомерен куркыныч астына куя", ә икенче өлеше "берни булмагандай кылана". Шуңа күрә яки гомуми мобилизация кирәк, йә " мобилизацияләнгәннәр өчен хезмәт итү вакытын билгеләү зарур, әйтик бер ел дип".

  • Берничә көн элек хәрби хәбәрчеләр белән очрашуда Владимир Путин әлегә гомуми мобилизация кирәкми дип белдерде.
  • Былтыр сентябрьдә "өлешчә" мобилизация игълан ителер алдыннан Путин сүзчесе Дмитрий Песков та мобилизациягә кирәк юк дигән иде. "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожин гомуми мобилизация кирәк дип берничә тапкыр әйтте.
  • Татарстан дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев Украинадагы сугышка былтыр 7 ноябрьдә киткән иде. Ул "Татар-информ" га әңгәмәсендә үзенең гаскәрдә хезмәт итмәвен, әмма Русиядә мобилизация игълан ителгәч "читтә кала алмавын" сөйләде. Соңрак ул кайтты һәм фронтка кире китте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG