Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел татар журналистикасында көндезге бүлектә уку өчен  бюджет урыннары да, түләүле урыннар да юк


Казан федераль университеты. Архив фотосы
Казан федераль университеты. Архив фотосы

КФУда "журналистика" өчен көндезге бүлеккә барысы 50 түләүле урын бирелгән. Анда укытуның урыс телендә булачагы күрсәтелгән. Ягъни татар журналистикасы юнәлешендә көндезге бүлектә түләп тә укып булмаячак. Әмма читтән торып уку өчен 10 түләүле урын биргәннәр.

Казан федераль университетының милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин татар журналистикасы бүлегендә бакалаврларга көндезге бүлектә уку өчен бюджет урыннары да, түләүле урыннар да булмавын җиткерде.

"Быел көндез укуга бюджет урыннар юк. Читтән торып уку бүлегенә генә 30 бюджет урыны бар", – диде ул.

КФУда "журналистика" өчен көндезге бүлеккә барысы 50 түләүле урын бирелгән. Анда укытуның урыс телендә булачагы күрсәтелгән. Ягъни татар журналистикасы юнәлешендә көндезге бүлектә түләп тә укып булмаячак. Әмма читтән торып уку өчен 10 түләүле урын биргәннәр.

Васил Гарифуллин әйтүенчә, быел магистратурада бюджет урыннары арткан. Татар журналистикасында көндезге магистратурага 10 урын, ә читтән торып укуга 5 урын бирелгән.

  • 2012 елдан КФУда татар журналистикасы кысыла башлады. Башта татар журналистларының читтән торып укуы бетерелде. Көндезге бүлеккә бюджет урыннары кими башлады. 2015 елдан татар журналистларына аерым бюджет урыннары бөтенләй бүленмәде. Татар журналисты булырга теләүчеләр урыс журналистлары белән гомум таләпләр нигезендә имтихан тапшырып укырга керү өчен бәйгегә чыга торган итеп калдырылды.
  • Былтыр татар журналистика бүлегенә җиде бюджет урын булуы хәбәр ителде, төркемгә калган укучыларны контракт ысулы белән җыю планлаштырылган иде. Васил Гарифуллин бер еллык түләү 150 мең тирәсе торуын әйтте. 2021 елда КФУ ректоры урынбасары татар юнәлешенә биш бюджет урыны билгеләнгәнен әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG