"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә пилотсыз очкыч техниклары һәм операторлары кирәк, шуңа күрә яллы сугышчылар рәтенә хәрби хезмәт тәҗрибәсе булмаган геймерларны да алырга әзерләр. Бу хакта "Вёрстка" яза.
"Вагнер"ның пилотсыз очкычлар белән идарә итәрдәй һәм аларга хезмәт күрсәтердәй белгечләр эзләве турындагы хәбәрләре кичә, 19 июнь иртәсендә оешманың "ВКонтакте"дагы ботында таратылган, диелә. Бу хәбәрләрдә 21-35 яшьлек ирләрне эзләүләре әйтелә, алар компьютерны яхшы куллана белергә, физик әзерлектә булырга тиеш, диелә.
Хәбәрдә искәртелгәнчә, оператор булырга теләүчеләр өчен "джойстиклар белән авиасимуляторларда идарә итү тәҗрибәсе" һәм элек компьютер уеннарында уйнаган булуы өстенлек булып торачак. "Сәгатьләр буе утырып уйнаучылар" кирәклеге әйтелә.
"Вёрстка" журналисты хәбәрдә күрсәтелгән телефонга шалтыратып, "Вагнер" вәкиле белән сөйләшкән. Аннан яше, хөкем ителгән булу-булмавы, чирләре турында белешкәннәр, нинди җиһазлар белән эшләргә телисез дип сораганнар.
"Бездә пилотсыз очкычлар ике төрле: коптерлар һәм җитдирәк әйберләр дә бар", дигәннәр журналистка. Шулай ук аңа кайсы юнәлештә эшләргә телисең, Украинадамы, Африкадамы дигәннәр. "Вагнер" вәкиле ялланырга теләүчеләрнең тәҗрибәсе булмавы (шул исәптән гаскәрдә хезмәт итмәве) "проблем булып тормый" дигән.
- Узган язда Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте сугышка ил тоткыннарын җибәрә башлаган иде. Сугышта катнашырга ризалашкан тоткыннар ярты ел алгы сафта булырга тиеш, диелде. Исән калганнарга ярлыкау вәгъдә ителде.
- Күптән түгел "Вагнер" җитәкчесе Евгений Пригожин Украинага каршы сугышта катнашып, Русиягә 32 мең элекке тоткын кайтты дип белдерде. Сугыштан соң азат ителгән тоткыннарның 83е җинаять кылган.
- Май аенда Пригожин "Вагнер"ның сугышка 50 мең тоткынны җибәрүен, шуларның 10 меңе (20 проценты) үлүен хәбәр иткән иде.
- "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән килешү төзеп, Украина сугышына барырга ризалашкан өчен төрмәдән азат ителгән тоткыннарның кайтып кеше үтерү, талау, куркыту очраклары арта. Җаваплылыктан шулай җиңел генә котыла алган җинаятьчеләр үзләренә барысы да рөхсәт ителгән дип саный.
- Татарстан-Башкортстанда әлегә җинаятьләр турында ишетелми. Әмма күрше төбәкләрдә сугыштан кайтканнар тарафыннан кылынган җинаятьләр булгалап тора. Мисал өчен, Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган 23 яшьлек Никита Любимов исерек килеш элекке бер танышын кыйнап үтергән.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум