Быел Казанда һәйкәлләрне төзекләндерүгә 6,9 миллион сум бүлеп биреләчәк. Бу акча шәһәр бюджетыннан биреләчәк, дип яза "Реальное время".
Исемлектә 84 һәйкәл бар. Шул рәвешле, уртача бер объектка 82,3 мең сум тотачаклар.
Аерым алганда, быел төзекләндереләчәкләре арасында "Истанбул" бакчасында Садри Максудига куелган һәйкәл, Тукай мәйданында Мулланур Вахитовка, Театр урамында Габдулла Тукайга, Зур Кызыл урамында Рөстәм Яхинга, Марсель Сәлимҗанов урамында Һади Такташка, Зур Кызыл урамында Баки Урманчыга, Меңъеллык паркында Кол Галигә, Татар дәүләт филармониясе бакчасында Рәшит Ваһаповка куелган сыннар бар.
Һәйкәлләрнең җимерелгән урыннарын сүтәчәкләр, гранит плитәләрен тәртипкә китерәчәкләр, буяу эшләре, язуларны яңарту эшләре башкарылачак. Аларның өслеген чистарту да каралган.
Бу эшләрне быел ел ахырына кадәр башкарып чыгарга тиешләр.
Былтыр Казандагы һәйкәлләрне төзекләндерүгә 4,7 миллион сумга якын акча бирелгән иде. Ул чакта да исемлектә 82 һәйкәл бар иде.
- Быел "Азатлык" татар яшьләре берлеге Татарстанда Гаяз Исхакыйның туган көне милли юлбашчы көне буларак рәсми истәлекле көннәр исемлегенә кертелергә тиеш дигән тәкъдим белән чыккан иде. Активистлар Казанда Гаяз Исхакый истәлегенә һәйкәл һәм музей ачылуын да таләп итте.
- Шул ук вакытта Казанда яисә Чистайда Гаяз Исхакыйга һәйкәл кую хакында да сүз кузгатучы булмады. Гомерен татар дәүләтчелеге өчен көрәшкә сарыф иткән Исхакыйны рәсми рәвештә зурларга безнең татар түрәләре бүген шүрли дигән фикер бар.
- Башкортстанда Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерергә җыенулары билгеле булганнан соң шау-шу купкан иде. Һәйкәл бер алынса, урынына кире кайтарылмас дигән борчулар әйтелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум