Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ширкәтләренең чит ил инвесторларына дивидендлар түләү өч тапкырга кимегән


Иң күп дивидендлар АКШ инвесторларына туры килгән.

2022 елда Русия ширкәтләре чит ил акционерларына 1,1 трлн сум дивиденд күчергән булган. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 3 тапкырга диярлек азрак (2,9 трлн сум). Бу саннар федераль салым хезмәте хисабында китерелә.

Иң күп дивидендлар АКШ инвесторларына туры килгән. Кыпрыска киткән дивидендлар исә өч тапкырга кимегән.

Нидерланд, Британия, Германия, Швейцария резидентлары өчен дивидендлар күләме якынча ике тапкыр төште. Бу илләр Русия башлаган сугыш аркасында чикләүләр керткәннән соң "дустанә булмаган" илләр дип аталды.

Күпчелек илләр инвесторлары өчен дивидендлар саны аерым китерелми, "башка илләр" юлында дивидендларның 2021 ел белән чагыштырганда 2022 елда 706 млрд сумнан 674 млрд сумга кадәр төшүе генә күрсәтелә.

РБК сорашкан белгечләр моның төп сәбәбе булып Русиягә карата кертелгән чикләүләрне һәм аларга Русиянең җавап чаралары дип атый. Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан соң илдә финанс инфраструктура белән кыенлыклар туды. Аерым алганда, Euroclear һәм Clearstream клиринг системнары белән элемтә өзелде, Русия Үзәк банкы илдән валюта чыгаруны чикләде.

  • 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, АКШ, Канада, Европа берлеге илләре һәм аларның беректәшләре Русиягә каршы берничә санкцияләр җыелмасы кертте.
  • Чикләүләр Үзәк Банкка һәм эре банкларга, һава очышлары тармагына, Русия түрәләренә, шул исәптән президент Владимир Путинга, Русиянең гамәлләрен аклаучы эшмәкәрләргә һәм танылган кешеләргә кагылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG