Кайнар хәбәр

Казанда шәһәр чыгарылыш кичәсен үткәрүгә 12 миллион сум тотачаклар

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Чыгарылыш укучыларына нинди тамаша күрсәтәчәкләре дә, бу бәйрәм кайчан һәм кайда узачагы да әлегә билгеле түгел.

Казанда гомумшәһәр чыгарылыш кичәсенең тамаша-күңел ачу програмы өчен 12 миллион сум бүлеп бирелә. Бу мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыккан, аңа "Бизнес Online" игътибар иткән.

Бәйрәмне оештыруга "Казан башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты" заказ биргән. Бәйгегә гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә, җиңүчене 4 июльдә ачыклаячаклар

Чыгарылыш укучыларына нинди тамаша күрсәтәчәкләре дә, бу бәйрәм кайчан һәм кайда узачагы да әлегә билгеле түгел.

  • 2022 елда чыгарылыш кичәсе 29 июньдә Кирмән яр буенда үткән иде. Анда 164 белем бирү оешмасыннан 6 меңнән артык укучы килде. Бәйрәмне Анет Сай һәм Gayazovs$Brothers төркеме алып барды. Чара бәйрәм салюты белән тәмамланды.
  • 2021 елда да, 2019 елда да гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе "Ак Барс Арена"да үткән иде, төп артист – Иван Дмитриенко булды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG