Вагнер төркеме (ингл. Wagner group) — рәсми булмаган кораллы оешма, медиада еш кына Русиянең хосусый хәрби компаниясе ("ЧВК Вагнера", "ЧВК "Вагнер") дип атала. 2014 елдан бирле Украинада, аннары Сүриядә хәрәкәт иткән. 2017 елда АКШның санкцияләр исемлегенә кертелгән. Әлеге исемлектә ул PMC Wagner исеме белән "Украина сепаратистлары" бүлегенә кертелгән. 2021 елда Европа берлеге дә төркемгә каршы санкцияләр кертте. Төркем башында Русия президенты Владимир Путинның пешекчесе саналган Евгений Пригожин тора. "Вагнер" — төркем командирларының берсе — Дмитрий Уткин кушаматы.
"Вагнер" көчләре Ростов шәһәренә басып керде
24 июнь иртәсендә "Вагнер" көчләре Дондагы Ростов шәһәрендә хәрби объектларны контрольгә алуын белдерде. Төркем башлыгы Евгений Пригожин Шойгу белән Герасимовны бирергә таләп итте, югыйсә Мәскәүгә бару белән янады. Бер көн алдан ул Русия хәрбиләрен "Вагнер" көчләренә ракет һөҗүме ясауда гаепләде.

1
"Вагнер" сугышчылары Дондагы Ростов шәһәрендә бронетранспортер янында. Фото Русиянең Көньяк хәрби бүлгесе штабы янында 24 июнь иртәсендә төшерелгән.

2
Ак тасмалы "Вагнер" сугышчылары Ростов үзәгендә Русиянең кызыл тамгалы танкы янында.

3
"Вагнер" сугышчылары бер машина артында сыенган.

4
"Вагнер" сугышчылары хәрби машина артында. Рәсемнең сул яктагы аскы почмагында кадак суыргыч күренә.

5
Пригожин Русиянең Көньяк хәрби бүлгесе штабында. Бер көн алдан ул Русия хәрбиләрен "Вагнер" төркеменә ракет һөҗүме ясауда гаепләде.

6
"Вагнер" башлыгы Евгений Пригожин Русиянең Көньяк хәрби бүлгесе штабында Русия саклану министры урынбасары Юнусбек Евкуров һәм генераль штаб башлыгы урынбасары Владимир Алексеев белән сөйләшә.

7
"Вагнер" сугышчысы Ростов шәһәрендә. Русия Саклану министрлыгы "һөҗүм" турындагы белдерүне провокация, ә Кремль яклы кайбер әһелләр интернетта таралган видеоларны уйдырма дип атады.

8
Ростов үзәгендә кораллы кешеләр. Мәскәү мэры Сергей Собянин 24 июньдә Русия башкаласында "террорчылыкка каршы чаралар" режимы кертергә карар итте.

9
24 июнь таңы алдыннан төшерелгән фотода Ростовның тыныч халкы Z хәрефле хәрби машина янында.

10
"Вагнер" сугышчысы Ростовта Русиянең хәрби техникасы янында.

11
Ростовта автобус тукталышында бер хатын-кыз кораллы кеше белән сөйләшә.
24 июнь иртәсендә Русия президенты Владимир Путин телевизордан чыгыш ясады.
"Ватандашлар сугышына юл куймабыз, халыкны һәм дәүләтчелегебезне саклаячакбыз", диебрәк сөйли. Хыянәт юлына басучылар, фетнә әзерләүчеләрне җәза көтә, ди. Пригожин гамәлләрен, аның исемен әйтми генә, "аркага пычак кадау" дип бәяли һәм 1917 елда Ленин эшчәнлеге белән чагыштыра. Бу эшкә җәлеп ителүчеләр тиз арада кире уйларга тиеш, дип белдерде ул.

12
Вагнерчы Ростов урамында

13
Вагнерчылар Ростов шәһәрендә

14
Вагнерчылар Ростов шәһәрендә

15
Вагнерчылар Ростов шәһәрендә

16
"Вагнер" хәрби машинасы Воронеж тирәсендә

17
Мәскәү урамнарында саклану чаралары күрелә

18
Мәскәү урамнарында саклану чаралары күрелә

19
Мәскәү урамнарында саклану чаралары күрелә

20
Мәскәү урамнарында саклану чаралары күрелә