Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенка Путин һәм Пригожин белән алып барган сөйләшүләре турында белдерүләр ясады

Александр Лукашенка (сулда) һәм Владимир Путин
Александр Лукашенка (сулда) һәм Владимир Путин

“Миннән дә, Путиннан да, Пригожиннан да берүк каһарман ясамагыз, чөнки вазгыятьне кулдан ычкындырганбыз, үзеннән үзе җайланыр дидек, ә ул җайланмады" дип белдерде ул.

Беларус җитәкчесе Александр Лукашенка вагнерчылар Мәскәүгә юл тоткан чакта үзенең Русия президенты Владимир Путин һәм "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожин белән алып барган сөйләшүләре турында сөйләде.

Бу белдерүләрен ул тәртип саклау һәм хәрби оешмалар җитәкчеләре белән очрашуда ясады.

Русиядә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте кораллы фетнә башлагач, Лукашенка Беларус гаскәрен тулы әзерлеккә китерергә боеруын әйтә.

Ул Русиядә вазгыятьнең контрольдән чыгуын таныдым, ди. "Миннән дә, Путиннан да, Пригожиннан да берүк каһарман ясамагыз, чөнки вазгыятьне кулдан ычкындырганбыз, үзеннән үзе җайланыр дидек, ә ул җайланмады дидем. Фронтта сугышкан ике кеше бәрелеште. Бу эштә каһарманнар юк", дип белдерде Лукашенка. Аның сүзләрен эшчәнлеген яктыртучы "Пул Первого" Telegram-каналы китерә. Фронтта сугышкан ике кешенең кем булуы турында Лукашенка әйтмәгән.

Шулай ук ул глобаль низаг куркынычы, "төбәкне шартлатырга" тырышулары һәм НАТОның киңәюе турында әйткән. Аның фикеренчә, чуалыш аркасында чыккан фетнәдән Көнбатышта файдаланырга мөмкиннәр иде.

  • 24 июнь иртәсендә "Вагнер" көчләре Дондагы Ростов шәһәрендә хәрби объектларны контрольгә алып, Мәскәүгә юл тотты. Русия президенты Владимир Путин махсус мөрәҗәгать белән чыкты һәм фетнә чыгаручыларны хыянәтче дип атады.
  • Беларус җитәкчесе Александр Лукашенка "Вагнер" җитәкчесе Евгений Пригожин белән сөйләшүләр алып барды.
  • Сөйләшүләр нәтиҗәсендә Пригожин Мәскәүгә оештырылган "гаделлек маршын" кире борды.
  • Кичә, 26 июньдә,ясаган белдерүендә Путин хосусый хәрби ширкәт сугышчыларын начар ниятләрдә кулланырга теләделәр дип белдерде. Шул ук вакытта ул "бердәнбер дөрес карар кабул иткән" һәм "соңгы сызык янында туктаган" вагнерчыларга рәхмәт әйтте. Ул аларга Русия саклану министрлыгы белән контракт төзергә, туганнары янына кайтырга яки Беларуска китәргә тәкъдим итте.
  • Шул ук вакытта Беларуста "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең яллы сугышчыларын урнаштыру өчен чатыр лагерьлары төзелә башлаган. "Вёрстка" язуынча, аларның берсе – Могилёв өлкәсендәге Осиповичи шәһәре янындагысы сигез мең сугышчыга исәпләнгән. Барлыгы берничә лагерь төзеләчәк, төгәл саны әйтелми. Осиповичи Украина белән чиктән 200 километрда урнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG