Бүген, 27 июньдә БМО югары комиссары кеше хокуклары идарәсенең күзәтү миссиясе хисап чыгарды. "Русиянең Украинага һөҗүме контекстында сивил затларны тоткарлау" дип исемләнгән хисапта әйтелгәнчә, Украинага бәреп кергәннән бирле, Русия үзе басып алган җирләрдә тоткарланган 70тән артык гади кешене мәхкәмәсез җәзалап үтергән.
Хисап авторлары мәгълүматынча, сүз 72 ир-ат һәм биш хатын-кыз турында бара. Кимендә тагын бер тоткарланучы исә "газаплаулардан, тотылу шартлары аркасында яки тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәве сәбәпле" үлгән.
2022 елның 24 февраленнән 2023 елның 23 маена кадәр аралык тикшерелгән. Бу чорда БМО күзәтү миссиясе Русия басып алган җирләрдә 800дән артык кешене нигезсез тоткарлауларын дәлилли алган.
Хисапта әйтелгәнчә Украина да сивил затларны нигезсез тоткарлап, халыкара хокукларны бозган, әмма андый очраклар күпкә азрак булган.
Хисап әзерләгәндә БМО белгечләре меңнән артык кешене, тоткарланучыларны, аларның туганнарын, адвокатларны, хокук яклаучыларны һәм түрәләрне сораштырган. Сораштырулар барышында алынган мәгълүматны кабат тикшереп, урыннардагы күзәтүләр, документлар, ачык чыганаклардагы мәгълүматлар белән раслаганнар.
Русия БМО хисабына фикер белдермәде.
- Мартта БМО мониторинг миссиясе чираттагы хисабында Русия һөҗүме дәвам иткәндә Украинада сивил затлар арасында алты меңгән якын корбан булуын теркәгән иде. Аларның 1600е үтерелгән диелде. Ике тарафтан да 40 әсирне мәхкәмәсез үтерүләре турында да телгә алынды.
- Русиянең Украинага каршы сугышы 2022 елның 24 февралендә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум