Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан һавага пычрак матдәләр бүлеп чыгару ягыннан Русия төбәкләре арасында беренче унлыкка кергән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстан бу исемлектә җиденче урында тора. Былтыр республикада һавага 562,5 мең тонна зарарлы матдә бүленеп чыккан

2022 елда һавага бүлеп чыгарылган пычрак матдәләр күләме ягыннан Башкортстан Русия төбәкләре арасында җиденче урында тора. Республикада һавага 562,5 мең тонна зарарлы матдә бүленеп чыккан, бу илдәге күрсәткечләрнең 2,5 проценты кадәр. Әлеге саннарны FinExpertiza аудитор-консалтинг челтәре китерә.

Зарарлы матдәләр күләме ягыннан Краснояр крае, Кемеров өлкәсе, Ханты-Манси автоном бүлгесе алдынгылыкта. Иң түбән күрсәткечләр Тува, Калмыкия һәм Акъярда (Севастополь).

2022 елда Русиядәге оешмалар һәм транспорт һавага 22,19 миллион тонна пычратучы матдәләр бүлеп чыгарган. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 0,5 процентка, ягъни 106 мең тоннага азрак.

  • Элегрәк Европа галәм агентлыгы белән эшләүче Париждагы QuantCube тикшеренү ширкәте апрельгә кадәр алты ай эчендә Русиядәге сәнәгать төбәкләрендә зарарлы матдәләр бүленеп чыгу 1,2 процентка кимегән, бер ел эчендә исә 6,2 процентка, дип ачыклап чыгарды. Аналитиклар фикеренчә, бу Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң, Русиядә сәнәгать җитештерүе кимүен күрсәтә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG