Кайнар хәбәр

Русиянең Краматорскига ракет һөҗүме нәтиҗәсендә кимендә тугыз кеше һәлак булды

Русиянең Краматорскига ясаган ракет һөҗүме нәтиҗәсе. 27 июнь 2023 ел
Русиянең Краматорскига ясаган ракет һөҗүме нәтиҗәсе. 27 июнь 2023 ел

60 кеше, шул исәптән өч бала яраланган. Балаларның берсе - сигез айлык кына. Краматорскида эзләү-коткару эшләре алып барыла. Җимереклекләр астында кешеләр, шул исәптән балалар да калган булуы бар. Шәһәргә ике "Искәндәр" ракеты аткан булганнар диелә.

Кичә, 27 июньдә Русия гаскәре Донецки өлкәсенең Краматорски шәһәренә ракет һөҗүме ясаганнан соң, һәлак булучылар саны тугыз кешегә җиткән, 60 кеше яраланган. Бу хакта Украина эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр. Гадәттән тыш хәлләр дәүләт хезмәте исә шуларның өчесе – балалар, дип искәртә.

Яраланучылар арасында сигез айлык бала да бар.

Русия Краматорскига һөҗүм иткән вакытта Колумбиянең өч ватандашы да яраланган. Бу – Латин Америкасында Украинага ярдәм оешмасына нигез салучы, Колумбия депутаты Серхио Харамильо, язучы Эктор Абад һәм журналист Каталина Гомес, дип җиткерә ВВС-ның урыс хезмәте. Аларны украин язучысы Виктория Амелина озатып барган булган, ул да яраланган һәм хәзер авыр хәлдә.

Financial Times хәбәрчесе Кристофер Миллер Twitter-да ракет "Краматорск" кунакханәсе янында урнашкан сәүдә үзәге бинасына эләкте, дип язды. Бу бинада ресторан булган.

Шартлау якындагы йортларны, сәүдә үзәкләрен, почта бүлекчәсен һәм машиналарны зарарлаган диелә.

Украина баш прокуратурасы офисында искәртүләренчә, шәһәргә ике "Искәндәр" ракеты аткан булганнар. Баштарак украин хакимиятләре С-300 зенит-ракет комплексы белән һөҗүм иттеләр дип белдергән иде.

Краматорскида эзләү-коткару эшләре алып барыла. Җимереклекләр астында кешеләр, шул исәптән балалар да калган булуы бар.

  • Узган ел 24 февральдә Русия хәрбиләре Украинага бәреп керде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • БМОның Украина буенча тикшерү комиссиясе Русия гаскәре Украина җирләрендә сугыш җинаятьләре кыла дип нәтиҗә ясаган иде. Комиссия рәисе Эрик Мёсе Русия хәрбиләре кылган сугыш җинаятьләренә дәлилләр күп җыелды дип белдерде. Мондый теркәлгән җинаятьләр арасында җәзалап үтерү, җәфалаулар, җенси көчләүләр һәм балаларга каршы җинаятьләр, торак пунктларны көчле һөҗүмнәргә тотулар бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG