Мөслим
Татарстанның Мөслим районында быел 11нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар саны - 56 бала. 26 июньдә район үзәгендәге өч мәктәп һәм өч авылда урнашкан 11нче сыйныфлы мәктәпләрне тәмамлаучы кызлар һәм егетләр өчен чыгарылыш кичәсе оештырылды. Аның оештыручысы - район хакимияте. Чара Ык елгасы буенда урнашкан "Кояшлы" паркында булды. Ачык һавада кечкенә амфитеатр, каршыда - тамашачылар өчен урыннар. Сәхнә янында зур итеп "Чыгарылыш 2023" дип язылган. Ике алып баручы бәйрәмгә килүчеләрне сәламли, "Җиз кыңгырау" җыры яңгыравында матур итеп бизәлгән арбалы ат чыга, арбада - берничә бала. Кыңгыраулы ат артыннан Мөслимнең Габдулла Тукай исемендәге мәктәп укучылары (быел гимназияне 12 бала тәмамлый), алар артыннан Мөслим лицееның 16 баласы, Мөслим гимназиясенең 23 укучысы, Күбәк (1 укучы), Тапбүләр (2 укучы) һәм Михайловка (2 укучы) авылларының 5 укучысы чыга. Аларны барысы да алкышлап каршы ала. Сәхнәдә алып баручылар кичәне татарча алып бара.
Һәрбер мәктәп аерым чыгыш ясый. Кемдер күмәк бию башкара, кемдер җырлый, кемдер нәфис сүз осталыгын күрсәтә, сәхнәдән яңгыраган котлаулар - барысы да татарча. Мөслим районының чыгарылыш кичәсе Ришат Төхвәтуллиның "Балачак" җырына күмәкләшеп вальс бию белән тәмамланды.
— Бу чараны район мәгариф бүлеге оештырды, — дип сөйли Мөслим лицееның оештыру педагогы Гүзәл Вәгыйзова, быел ул 16 укучысын чыгарды. — Соңгы елларда аеруча татар теленә игътибар артты. Аннары күпчелек татарлар яшәгән җирлектә мондый чараларның татарча узуы табигый бит! Без аңа аптарамыйбыз да. Балалар да, урысча булмый мени, без урысча җырларга яки биергә телибез дип әйтмәде. Бер ата-ана да ике телдә барсын дип сорамый. Балалар чыгышларны үзләре хәл итте. Безнең лицей егетләре татар биюен биеде. Үзләре әзерләде, үзләре репетициягә йөрде. Аларга ошый ул! Без куанып, сокланып карап утырдык.
Моңа кадәр районда оештырылган чыгарылыш кичәсенә Казаннан җырчылар, алып баручылар чакырыла иде. Быел район барысын да үз көче белән башкарып чыкты. Кунакларсыз да күңелле, матур булды. Иң мөһиме - балаларга ошасын. Алар өчен оештырыла, хәтерләрендә озакка саклансын.
Лицейда "Соңгы кыңгырау" чарасы да булды. Ул да тулысынча татарча барды. Бәйрәм азагында Габделфәт Сафинның "Соңгы кыңгырау" җыры яңгырады. Егетләр әниләрен, кызлар әтиләрен чакырып биеде. Барысының да бу күренешкә күз яшьләре бәреп чыкты. Ихлас, үзебезчә.
Гүзәл Вәгыйзова әйтүенчә, аларның лицеенда уку урысча, әмма барлык тәрбия, укудан тыш чаралар татарча уза.
— Шундый рәсми булмаган канун: уку-укыту урысча, ә күңел ачу, тәрбия чаралары үзебезнең телдә. Шулай гадәтләнгән. Күпме эшлим мәктәптә, әлегә кадәр: "Нәрсәгә ул татар теле? Кемгә кирәк?" дигән сорау ишеткәнем булмады. Балалар үзара урысча да сөйләшә ала, әмма татарчасы да күп. Минем быел 16 бала мәктәпне тәмамлады, барысы да татар. Туган телен бик яхшы беләләр. Мөслим мәктәпләрендә башка милләт балалары да укый, әмма алар да аңлый, белә телне, — ди ул.
Педагог фикеренчә, мәктәптә дә, район күләмендә балалар өчен оештырылган чараларның күпчелеге туган телдә оештырыла. 2017 елдан соң мәгариф системыннан татар телен мотлак укытуны кысрыклап чыгарганнан соң Мөслим районында татар теленә игътибар арткан. Бу җитәкчелекнең мөнәсәбәтеннән дә тора ди ул.
Мөслим районы мәгариф идарәсенең тәрбиячеләр белән эшләүче хезмәткәре Лениза Галимова районда марилар да, урыслар да бар, әмма барысы да татарча белә, кимендә аңлый, шуңа күрә тел мәсьәләсендә каршылык туганы булмады, дип аңлата.
— Районның чыгарылыш кичәсен ачык һавада оештыру 8 ел рәттән бара. Алар тулысынча татарча, монда мактанырлык берни күрмим, татар бит без, татарча аралашабыз, сөйләшәбез, балалар белән дә аралашу татарча. Кинәт кенә чыгарылыш кичәләре урысча булмас бит, — ди ул. — Быел Михайловка авылы мәктәбеннән бер урыс кызы бар иде, аның белән таныштырганда аны урысча сәламләдек, әмма күмәк биюләрдә, чыгышларда ул барысы белән дә беррәттән катнашты.
Быел бигрәк ихлас булды. Әти-әниләрнең дә чыгышлары булды. Бер әни улы белән Гүзәл Уразованың "Улым минем" җырына биеде. Ул гаиләне барысы да белә, ярата. Ана улын ялгыз үстерде, аякка бастырды, төрле хәлләре булды. Алар биегендә бөтен халык елады.
Бу чыгарылыш кичәсендә Мөслим гимназиясен тәмамлаучы Ранис Тулбаев та бар иде. Ул сыйныфташлары белән татар биюен башкарган. Татар җирендә, татарлар катнашкан чара ни өчен әле урысча узарга тиеш дип аптырый ул Азатлыкның соравына.
— Мөслимне мин татар теленең туган ягы дип саныйм. Карагыз, әнә Казанга, Чаллыга, Әлмәткә, татар теле үлеп бара бит, ә бездә үзебезчә, татарча сөйләшәбез. Чыкылдап торган татар районында сәхнәдән урысча сөйләп торсак, оят булыр иде, — ди Ранис. — Чыгарылыш кичәсендә нишлибез дип сөйләштек егетләр-кызлар белән. Татарча биик дидек. Барыбыз да беләбез, өйрәнергә дә җайлы. Инглизчә яки урысча җыр яки бию өйрәнүгә вакыт та, теләк тә юк. Ул кичәне бөтен район карарга килә, шунда урысча җырласак яки биесәк, безне аңламаслар, ошатмаслар иде чыгышны.
Кемне сорама, барысына да чыгарылыш кичәсе ошаган. Үзем дә яраттым, матур, милли булды. Кичәдән соң безнең сыйныф әти-әниләр белән кафега җыелды, анда да мәҗлесе татарча барды. Таң каршылырга бардык - үзебезчә булды барысы да.
Актаныш
Актаныш районында 11нче сыйныфны тәмамлаучы кызлар һәм егетләр өчен зур чыгарылыш кичәсе шулай ук 26 июньдә узган. Актанышның "Яшьлек" милли-мәдәни үзәк каршындагы мәйданда 76 балага бәйрәм оештырылган. Биредә дә бәйрәм тулысынча татарча барган.
Кичәне "Адымнар" мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Чулпан Шәрипова алып барган. Башка җирләрдә вазгыять авыррактыр, әмма балалар өчен чыгаралыш кичәләре дә, башка чаралар да Актанышта бервакытта да урысча узмады дип сөйләде ул.
— Мин районда төрле чаралар алып барам, быел чыгарылыш кичәсен беренче тапкыр алып бардым. Районнан 76 баланы олы юлга озатырга мәйдан тулы кеше килде, алкышлап, матур теләкләр, догалар әйтеп узды ул. Бик матур, ихлас булды, — дип хисләре белән уртаклаша укытучы. — Балалар татарча биеде. Илмир Заһретдинов үзе шигырь, көй яза, аранжировкасын ясый, ул да чыгыш ясады. Татарча үз җырын башкарды. Гомумән Актанышта мондый чарада урысча чыгышлар булса, сәер тоелыр иде, аны халык кабул итмәячәк.
Быел "Соңгы кыңгарау" бәйрәмендә балалар инглиз, татар җырларыннан поппури бию куйган иде. Соңыннан ата-аналар килеп, "Хөрмәтле укытучылар, игътибарлы булыгыз әле, инглиз җырының кереп китүе бер дә матур түгел бит. Киләсе елда да, Аллаһ боерса, балаларыбыз мәктәпне тәмамлап чыга, барысы да татарча булсын әле, күңелгә ятмый чит мәдәният", дип әйттеләр. Киләсе елны минем сыйныф тәмамлый, мин дә, укучылар да киңәш-теләкне күңелебезгә салып куйдык.
Чулпан Шәрипова мәктәптәге вазгыятькә, анда татар теле яки башка телнең өстенлек итүенә ата-аналарның мөнәсәбәте зур роль уйный дип саный. Ата-аналар таләп итсә, телне контрольдә тотса, мәктәп җитәкчелеге дә аңа колак сала, дигән фикердә ул. Моннан тыш җитәкчелек тә юнәлеш бирә. Мәктәп, район, республика җитәкчелеге - татар теленә барысы да хәерһаклы булса, татар теле көнкүрештән кысрыклап чыгарылмаячак, һәрхәлдә бу процесс тиз һәм җиңел бармас иде, ди ул.
Хөрмәтле укучылар, ә сезнең якларда Чыгарылыш кичәләре нинди телдә уза? Фикерегезне форумда языгыз!
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум