Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиянең Украинадагы сугышта югалтулары 27 мең кешегә якынлаша


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Соңгы ике атна эчендә журналистлар туплаган исемлеккә 1273 кешенең исеме өстәлгән, ә сугышта үлгән тоткыннарның саны биш мең кешедән артып киткән. Иң күп табутлар Башкортстанга, Бурятияга, Ростов, Свердлау һәм Чиләбе өлкәләренә кайта диелә.

Русиянең Украинага каршы сугышта югалтулары 27 мең кешегә якынлашып килә. 30 июньгә кимендә 26 801 русияленең сугышта һәлак булуы рәсми билгеле. "Медиазона" белән ВВС-ның урыс хезмәте журналистлары югалтулар турында шундый мәгълүмат китерә. Чынлыкта югалтулар саны берничә тапкыр күбрәк булырга мөмкин, дип искәртелә.

Соңгы ике атнада журналистлар туплаган исемлеккә 1273 кешенең исеме өстәлгән, ә сугышта үлгән тоткыннар саны биш мең кешедән артып киткән. "Мөгаен бер ай элек төгәлләнгән штурмнан соң, Бахмутта һәлак булган тоткыннарның җәсәдләрен туганнарына кайтару дәвам итәдер", диелә "Медиазона" хәбәрендә.

Пригожин оештырган фетнәдә 13 хәрбинең һәлак булуын ачыклаганнар, аларның барысы да очучылар булган диелә. Күбесе Ил-22М экипажы әгъзалары булган. Икесе Ка-52 боралагы белән идарә иткән, тагын берсе исемнәре билгеле булмаган ике хәрби белән бергә "боралакта коралсыз булган" дип фаразлана.

Иң күп табутлар Башкортстан, Бурятия, Ростов, Свердлау һәм Чиләбе өлкәләренә кайта диелә.

Моннан тыш соңгы ике атнада подполковник һәм аннан югарырак дәрәҗәдәге 12 офицерның үлеме турында билгеле булган. Югары дәрәҗәле офицерлар арасында хәзер 260тан артык кеше бар, диелә.

Азатлык та сугышның беренче көненнән анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Безнең хисапка күрә, бүгенгә бу сугышта Татарстаннан кимендә 512, Башкортстаннан кимендә 819 кеше һәлак булган.

  • Журналистлар һәлак булган русияләр турындагы мәгълүматны сугыш башыннан бирле җыя. Исемлеккә бары тик үлемнәре ачык чыганаклар аша расланганнарны гына кертәләр. Чын югалтулар күпкә күбрәк булырга мөмкин, ди тикшеренү авторлары.
  • Русия саклану министрлыгы шәхси югалтулары турында хисап бирми һәм журналистлар биргән саннарга фикер белдерми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG