Америка кушма штатларында гомер иткән татар шагыйрәсе Нурия Измайлова вафат. Ул хакта шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина хәбәр итте.
Нурия Измайлова 1949 елда Башкортстанда туган. 1971 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлаган. Шуннан соң ул бер ел Үзбәкстанның Фирганә өлкәсендәге урта мәктәптә үзбәк балаларына рус теле һәм әдәбияты укыта, ә 1972-1978 елга кадәр Уфа шәһәрендә рус теленнән дәреслекләр һәм методик кулланмалар чыгару буенча җаваплы мөхәррир булып эшли. Соңрак Казанга күченә. Сиксәненче елларда гаиләсе белән Мәскәү шәһәрендә төпләнеп яши. 1996 елда гаиләсе белән АКШка күчеп китәргә мәҗбүр була.
Беренче шигырьләре 1965 елда, әле 9нчы сыйныфта укыган чагында басылып чыга. Соңрак Нурия Измайлова Казанда татар телендә алты шигырь һәм бер проза җыентыгын нәшер итә. Мәскәүдә русча тәрҗемәдә бер китабы ("Ива на ветру") һәм янә Казанда повесть, хикәяләрдән торган җыентыгы нәшер ителә.
1982 елдан бирле ул Татарстан язучылар берлеге әгъзасы булды.
Шагыйрә Башкортстанның күренекле татар шагыйре Йосыф Гәрәй (1904-1988) үзенең шигъри остазы итеп саный.
Америкадагы чор иҗатында ул милли мәсьәләләрне тирәнрәк күтәрә, сорауларны кискенрәк куя, дип саный аның каләмдәшләре. Бу үсеш-үзгәреш шагыйрәнең яңа гасыр башында басылып чыккан "Адашкан" һәм "Язылмаган хатлар" исемле җыентыкларындагы әсәрләрдә аеруча ачык сизелә.
2013 елда Казанда иҗат әһелләре белән очрашуда ул соңгы вакытта шигырь язмавы, милләтнең киләчәге турында уйлануы хакында әйткән иде.
"Ул турыда мин бик күп уйланам. Җавап бирә алмыйм бу сорауга, бик авыр тема. Менә язарга да, аклану сүзе булса була инде, шул сорау мине бик чикли. Ни өчен дигәндә, мин белмим үзебезнең халыкның киләчәген. Әгәр без башка милләт булган булсак, безнең тарих икенче төрле булган булса, мин әллә ниләр язар идем. Шуңа күрә язасым килсә дә, язылмый", дип сөйләгән иде Нурия Измайлова.
Измайлова — "Яратам" (1981), "Алтын тарак" (1984), "Мин зур үскәч" (1986), "Ива на ветру" (1986), "Минем җәй" (1987), "Иң серле әкиятем" (1989), "Җирдә" (1993), "Ак малай — минем энем" (1995), "Адашкан" (2000), "Язылмаган хатлар" (2001), "Тауга карап, таулар булып..." (2011) исемле китаплар авторы.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум