Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиянең Shell ширкәте әле дә Русия газын сатуын дәвам итә

Shell логотибы
Shell логотибы

Британиянең Shell нефть һәм газ ширкәте бер ел элек үк Русия базарыннан китәргә вәгъдә бирсә дә, Русия газын сатуны дәвам итә.

Global Witness хөкүмәтнеке булмаган оешма аналитиклары мәгълүматларына күрә, узган елда Русия газ экспортының сигездән бер өлеше Shellга туры килгән.

Украина президенты киңәшчесе Олег Устенко Британия ширкәтен "канга буялан акчалар" алуда гаепләде. Shell үзе килешүләр "озак вакытлы контракт йөкләмәләре" нәтиҗәсе дип әйтә һәм алар кануннарны яки санкцияләрне бозмый дип белдерә.

Global Witness тикшерүчеләре шулай ук 9 май тирәләрендә 160,000 кубометрдан артык сыекландырылган табигый газ ташый ала торган зур танкерның Ямал ярымутравындагы Сабетта портыннан китүен искәртә. Ул Shell тарафыннан Һонконгка җибәрелгәнче сатып алынган.

Global Witness фаразынча, узган ел Shellга Русия сыекландырылган табигый газ диңгез сәүдәсенең 12% туры килгән. Ул Русиядән сыекландырылган табигый газ сатучы иң өре биш ширкәт исемлегенә кергән. Шул ук вакытта, 2022 елның мартында, Русия Украинада сугыш башланганнан соң берничә атна узгач, Shell Русия нефтен сатып алганга гафу үтенде һәм Русия энергия чыганакларыннан баш тартырга җыенуын әйтте.

Ширкәт ул вакытта үз белдерүендә Русия нефтен сатып алуны туктатачагын, Русиядәге ягулык салу станцияләрен һәм башка ширкәтләрен сатачагын һәм Русия нефть продуктлары, сыекландырылган табигый газдан әкренләп баш тартачагын әйтте. Шул ук вакытта ширкәт бу "катлаулы эш" булачагын кисәтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG