Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ана теле" мәктәбен саклап калуны сорап мөрәҗәгать итүчеләргә Татарстан мәгариф министрлыгыннан җавап хаты килгән


Җавап хатында проектның киләчәге турында бер сүз дә әйтелми.

Татар теленә өйрәтүче "Ана теле" платформасының ябылуы турында билгеле булгач, татар активистлары Татарстан мәгариф министрлыгына проектны саклап калуны сорап хатлар язарга чакырган иде. Соңгы көннәрдә татар телеграм-каналларын кулланучылар язуынча, министрлыктан җавап хатлары килә башлаган. Аларның барысы да бер төсле һәм тексты күбрәк формаль җавапка охшаган.

Мәсәлән, Чиләбе татары, студент Артур Мөхәммәдиев "Ана теле" онлайн мәктәбе эшчәнлеге турындагы мөрәҗәгатенә килгән җавап белән бүлешкән.

Хатта проектның министрлык заказы белән EF Education First ширкәте тарафыннан 2013 елда тормышка ашырыла башлавы, ә 2022 елда EF ширкәтенең Русиядәге офисын ябу инициативасы белән чыгуы һәм Русия клиентлары белән хезмәттәшлеген туктатуы хакында язылган

"Агымдагы елның июнь аенда EF Education First ширкәте "Ана теле" онлайн-мәктәбен кулланучыларга платформаны үз эшен туктатуы турында рәсми хәбәр җибәрде. Онлайн татар телен өйрәнү мәктәбенең мөһимлеген исәпкә алып, EF Education First ширкәтенең алга таба Русиядә гарантияле эшләү мөмкинлеген күздә тотып, министрлык тарафыннан онлайн-мәктәпнең эшчәнлеген яңарту мәсьәләсе карала.

Шулай ук министрлыкның Татарстан Фәннәр Академиясе, Татарстан дәүләт идарәсен дигитал нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белан берлектә онлайн-мәктәпнең алга таба эшчәнлеге турында сөйләшүләр алып баруы һәм параллель рәвештә илебезнең IT-белгечләренең яңа платформа булдыру турындагы тәкъдимнәрен өйрәнүе турында хәбәр итәбез", диелгән хатта.

Шундый ук хатны тел активисты Марсэль Ганиев та алган.

  • "Ана теле" порталы 2013 елдан бирле эшли. Ул Татарстан хөкүмәте белән English First ширкәте арасында килешү нәтиҗәсендә барлыкка килде. Татарстан финанслаган бу портал телне үзлектән өйрәнү мөмкинлеген бирә. Сайтта 9 тел дәрәҗәсе тәкъдим ителә, һәр дәрәҗәдә 8 бүлек (тема) бар. Барысы 72 бүлек, 288 дәрес, 6372 күнегү, 293 видеосюжет, 10950 аудиофайл, 6795 фотография. Порталда шулай ук грамматика тупланмасы, әйтелеш һәм язу лабораторияләре, онлайн-сүзлек тәкъдим ителә. Һәр дәрәҗәдә уңышлы тәмамлаган укучыга сертификат бирелә.
  • 2018 елда, Роскомнадзорның Telegram-ны томалау омтылышлары вакытында, "Ана теле" сайты да ялгыш томалауга эләккән иде. Бу хәл Роскомнадзорның Amazon һәм Google болыт хезмәтләрен томалау омтылышлары аркасында булды.
  • "Ана теле" порталы эшчәнлеге тукталып торуы, сөйләшү дәресләренең вакытлыча үткәрелмәве турында хәбәрләр моңарчы да булып алды. Мәсәлән, 2020 елда Татарстан мәгариф министрлыгы белән Казан университеты арасында килешү вакыты тәмамлану сәбәпле, порталда җанлы сөйләшү дәресләре бер арага туктап торган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG