Бу хакта "Юраптека"хокук яклау проекты яза.
Моннан тыш, апелляция инстанциясе Чирмешән район мәхкәмәсенең Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсеннән матди зыянны каплау өчен 259 мең сум түләтү турындагы карарын да көчендә калдырды.
2018 елның декабрендә Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсендә 16 яшьлек Милена Мөхәммәтҗанова вафат булды. Аңа җитәрлек тәҗрибәсе булмаган хирург операция ясаган. Моннан тыш, хастаханәдә тиешле күләмдә донор каны да булмаган.
Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсе баш табибы Рәфис Вафин һәм анестезиолог-реаниматолог Максим Конанеровны ваемсызлыкта гаепләделәр (РФ ҖК 293нче маддәсенең 2нче өлеше). Соңрак мәхкәмә аларның һәрберсен ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Аларга шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт хезмәтендә бер елга оештыру-идарә итү яки административ-хуҗалык вазифаларын башкару тыелды.
Мәрхүм кызның әти-әнисе үзләренә килгән рухи зыянны тугыз миллион сумга бәяли. Дәгъва Чирмешән район мәхкәмәсендә каралды, Яңа Чишмә район мәхкәмәсе хөкемдары "мәнфәгатьләр конфликты" сәбәпле эштән читләште.
Ирле-хатынлы Мөхәммәтҗановлар мәхкәмә карарын югары инстанциядә шикаять итте. Аларның мәнфәгатен юрист Андрей Сучков яклый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!