Accessibility links

Кайнар хәбәр

NYT: Русия хакимиятләрендә мессенджер кулланучыларын күзәтү технологияләре бар


Бу технологияләрне ФСБ һәм полиция куллана ала диелә.

Русиядә хакимиятләр үтенече белән Telegram, WhatsApp һәм Signal мессенджерларын кулланучыларны күзәтү өчен програмнар булдырылган. Аларны ФСБ һәм полиция куллана ала. Бу хакта The New York Times яза, басма кырыкка якын дәлил алган диелә.

Мониторинг технологияләре базарының зур өлешен "Цитадель" холдингы контроль итә. 2022 елга кадәр бу ул өлешчә Русия миллиардеры Алишер Усмановныкы иде.

Netbeholder програмын ясаган "МФИ Софт" ширкәте дә "Цитадель" холдингының бер өлеше булып тора. Бу програм кемнең, кайчан, кайда, кем белән сөйләшүен, шулай ук хәбәргә файл тагылганын ачыклый ала. Шулай да, аралашу эчтәлегенә ул керә алмый, дип яза NYT.

Моннан тыш, NetBeholder програмы кулланучы телефонының көн дәвамында кайларда булуын, шулай ук, аның кайсы илдән яисә Русиянең кайсы төбәгеннән булуын билгели ала.

Элек мондый мәгълүматны алу өчен хакимиятләр аны мессенджер хуҗасы булган компаниядән сорарга мәҗбүр иде. Сорауны алгач, компанияләр аны бирергәме-юкмы икәнен үзләре хәл итә иде.

"Цитадель" холдингы басманың комментар бирү үтенеченә җавап бирмәгән. Усмановның вәкиле исә ул "инде берничә ел компаниянең идарә карарларын кабул итүдә катнашмый"дигән.

Telegram һәм Signal белдерүләренә күрә, трафикны тулысынча яшереп булмый, әмма аны күзәтү авыррак булсын өчен, мессенджерларның үз функцияләрен кулланып була. WhatsApp белдерүендә әйтелгәнчә, күзәтү иниструментлары "кешенең шәхси тормышына куркыныч тудыра", шуңа күрә ширкәт кулланучыларның шәхси сөйләшүләрен саклавын алга таба да дәвам итәчәк.

NYT мәгълүматына күрә, Русиянең кайбер эшләнмәләрен Көнчыгыш Европа, Үзәк Азия, Якын Көнчыгыш, Африка һәм Көньяк Америка илләренә дә сатарга тырышканнар.

Күптән түгел, Русиянең иминлек хезмәте һәм полиция тиздән аноним телеграм-каналлары хуҗаларын һәм идарәчеләрен ачыклау коралына ия булачак дип хәбәр ителгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG