Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский: Кырым азат ителми торып сугыш бетмәячәк


Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Кырымсыз солых була аламы дигән сорауга Зеленский: "Ул очракта бу җиңү булмаячак" диде.

Украина 1991 елга булган территориаль бөтенлеген торгызуны Русиягә каршы сугышта җиңү дип санаячак, дип белдерде Украина президенты Владимир Зеленский CNNга биргән интервьюда.

Украинаның хәзерге тырышлыгы көньяк һәм көнчыгыштагы җирләрне азат итүгә юнәлтелгән булса да, "дәүләтнең ахыргы максаты - Кырымны азат итү" диде ул.

"Без Украинаны Кырымнан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Кырым Русия оккупациясендә булганда, бу бер генә нәрсәне - сугыш әле бетмәгәнне аңлата" диде Украина президенты.

Кырымсыз солых була алырлык сценарий бармы дигән сорауга Зеленский: "Ул очракта бу җиңү булмаячак" диде.

  • Шушы елның 24 февралендә Украина президенты Владимир Зеленский илнең Кырымны азат итәргә әзерләнүен белдергән иде.
  • Президент офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк "Крым.Реалии" проектына, Украина ярымутрауны биш-җиде айдан соң кире кайтарачак, дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, Русиянең Украинага басып керүе Кырымны оккупациядән азат итү өчен алшартлар тудырган.
  • Моңа кадәр АКШ Дәүләт секретаре урынбасары Виктория Нуланд Кушма Штатлар Украинаның аннексияләнгән Кырымдагы Русия хәрби объектларына һөҗүм итүен хуплый дип белдерде.
  • Соңгы сораштырулар күрсәткәнчә, украиннарның 60% тан артыгы Кырымны хәрби юл белән азат итү омтылышын хуплый – хәтта бу Русия белән сугышның озакка сузылуын һәм Көнбатыш ярдәме кимүен аңлатса да.
  • Украина Саклану министрлыгының баш күзләү идарәсе башлыгы Кирилл Буданов Кырымны азат итү Украинаның башка җирләрен азат итүгә охшаш булачак, ә Кырымның Русия тарафлы халкы аны ташлап китәчәк дип белдерде.
  • Аннексияләнгән Кырымның Мәскәү куйган башлыгы Сергей Аксенов исә Украина хәрбиләре ныгылылган ярымутрауны азат итә алмаячак дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG