Башкортстан парламенты Ярослав өлкәсендәге тәҗрибәне өйрәнәчәк: анда җәмәгать урыннарында төкергән өчен штрафлар керттеләр. Беренче тапкыр тотылсаң – 1500 сум, кабат төкергәнеңне күрсәләр – 3000 сум.
"Бу тәҗрибәне өйрәнергә һәм үзебезгә алырга була. Ярослав депутатларының тәкъдимен кызыклы дип уйлыйм. Хокук куллану механизмына кайбер сораулар бар, шуңа Ярослав өлкәсендәге яңалыкны ничек тормышка ашыруларын игътибар белән күзәтеп барачакбыз", дигән парламент рәисе Константин Толкачев. Бу хакта Mkset җиткерә.
Башкортстан Корылтае рәисе урамда төкеренү – беренче чиратта эстетика, тәрбия һәм тирә-яктагыларга хөрмәт мәсьәләсе дигән. Тәрбияле кешеләр болай эшләмәс, ә тәрбиясезләрне үзен тотышы турында уйланырга мәҗбүр итәргә кирәк, дип тә искәрткән.
Константин Толкачев әйтүенчә, чирле кешенең төкереге – инфекция чыганагы булырга мөмкин. Ул штрафлар "штраф булсын өчен" түгел, җәмгыятьтә аерым бер кагыйдәләрне ныгыту өчен кертелә, дип белдергән.
- 2023 елның 1 мартында Константин Толкачевка 70 яшь тулды. Корылтае рәисенең туган көне алдыннан Башкортстан Дәүләт җыены Русия думасына "Русиядә дәүләт сивил хезмәте турындагы" федераль канунга төзәтмәләр өлгесе керткән иде. Бу төзәтүләрдә төбәкләрнең канун чыгару оешмаларында эшләүчеләргә дәүләт хезмәтендә калу вакытын 65 яшьтән 70 яшькә арттырырга тәкъдим ителде.
- Константин Толкачев – Мәскәүнең Украинага һөҗүмен хуплаучыларның берсе. Быел март аенда ул "Ватанны саклау бурычы" турында искә төшереп, депутатларга "махсус хәрби операциядә" катнашырга кушкан иде. Ул депутатларга республикада төзелеп килгән "ихтыяри" батальоннар турында хәтерләтте, анда сугышчылар туплау баруын әйтте.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум