Accessibility links

Кайнар хәбәр

2022 елда Башкортстанда эш урынында 125 кеше үлгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Иң куркыныч эш урыннары – эшкәртү белән бәйле оешмаларда, аларда 42 бәхетсезлек очрагы булган. Икенче урында – төзелеш (34 кеше), өченчедә -  файдалы казылмалар  ташу һәм саклау (20 кеше) һәм файдалы казылмалар чыгару тармагы (20 хезмәткәр).

Былтыр Башкортстанда эш урынында 125 кеше үлгән. Бу хакта Башкортстан Дәүләт хезмәт инспекциясе идарәсе җитәкчесе урынбасары Азамат Салихов хәбәр итте, дип яза UTV.

Аның әйтүенчә, 49 кеше хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозганга һәлак булган.

Иң куркыныч эш урыннары – эшкәртү белән бәйле оешмаларда, аларда 42 бәхетсезлек очрагы булган. Икенче урында – төзелеш (34 кеше), өченчедә - файдалы казылмалар ташу һәм саклау (20 кеше) һәм файдалы казылмалар чыгару тармагы (20 хезмәткәр).

Бәхетсезлек очракларының күпчелегенә эшне оештыру тиешенчә булмау сәбәпче дигән түрә. Шундый 40 очрак турында билгеле.

Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозу (25 очрак), эшчеләрнең хезмәт дисциплинасын бозуы (11), технологик процессны бозу (10) кебек сәбәпләр аталган.

Шулай ук былтыр бәхетсезлек очракларын тикшергәннән соң, Дәүләт хезмәт инспекциясе эш бирүчеләргә 710 штраф салган, аларның күләме 16 миллион сумнан артык булган. 209 очрак уңаеннан җинаять эшләре ачылачак диелә.

  • Июнь ахырында Татарстанның Зәй районында "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсе биләмәсендә резервуар чистарту эшләре барган вакытта шартлау булган иде. Ике кеше һәлак булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG