8 июльдә Әлки районының Сиктермә авылында чуашларның Уяв бәйрәме узачак. Аны үткәрүгә республика бюджетыннан биш миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин җиткерде.
Шагыйрь Петр Хузангай иҗатына һәм хәзерге чуаш әлифбасын ясаучы Иван Яковлевка багышланган "Чуаш халкының данлыклы уллары" дигән интерактив мәйданчык оештырылачак.
Сәхнә китап рәвешендә бизәләчәк, анда шагыйрьнең дә портреты урын алачак. Иҗат коллективлары чыгышы өчен җиде сәхнә куелачак, аларда төрле бәйгеләр һәм концертлар булачак диелә.
Уяв ("Çимек уявӗ") — чуашларның чәчү эшләре беткәннән соң, язгы-җәйге чорда үткәрелә торган бәйрәме. Аның нигезендә - чуаш халкының тарихи традицияләр белән аралашу, берләшүе ята. Чуашлар бай уңыш, яңшыр сорап табигать көчләренә мөрәҗәгать итә, әйлән-бәйләннәр, яшьләр уеннары оештыра.
- Моңарчы авылның исеме Сиктермә-Хузангай иде. Былтыр 24 июньдә авылның исемен үзгәртүгә кагылышлы җәмәгать тыңлаулары узды.
- Сиктермә-Хузангайда 200дән артык кеше яши. Авыл чуаш шагыйре Петр Хузангай исемен йөртте. Элегрәк авыл Сиктермә дип аталган булган, соңрак аны Хузангай дип үзгәрткәннәр. 2004 елда җирле халык авылга чуашча исемен кире кайтару үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Шул ук елны ул Сиктермә-Хузангай дип атала башлаган. "Сиктермә" сүзе чуашчадан "бишек" дип тәрҗемә ителә.
- Былтыр июль аенда Татарстан Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарәләр комитеты депутатлары Әлки районының Сиктермә-Хузангай авылы исемен үзгәртүне хуплап чыкты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум