Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Сабантуена нәтиҗә ясадылар


Милли кием кыйммәт тору сәбәпле, Сабантуйга җитәрлек кеше түрәләр теләгәнчә киенеп килә алмаган.

Бүген Казанда Сабантуе бәйрәмнәренә нәтиҗә ясадылар. Милли бәйрәм халык фикерен өйрәнеп үткәрелгән, дип белдерде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында.

"Быел Сабан туен уздырганда аерым бурычлар йөкләнде. Без халыкның фикерен өйрәндек. Нәтиҗәдә, Сабантуе үзгәрешләр кичерде дигән фикергә килдек. Эш шунда, быел яңалыклар күп булды. Ул үзенең эчтәлеге ягыннан аерылып торды. Зур казанышларның берсе — бәйрәмнең мәгънәсенә тирәнрәк карый башладык, гореф-гадәтләргә игътибарны арттырдык. Без батутта сикерүдән киттек. Сабантуена күбрәк урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр йөри. Бурыч — яшьләрне җәлеп итү. Без Cабантуе тарихына зур игътибар иттек. Сәяси вазгыятьнең ничек бәйрәмгә, аның үткәрү вакытына, тәртибенә йогынты ясавын беләбез. Безнең төп максат — элекке гореф-гадәтләрне кайтару һәм моны халыкка җиткерү", диде ул.

Быел милли бәйрәмдә төп игътибар көрәш, ат чабышы һәм бирнә җыюга бирелгән.

Сабантуе алдыннан түрәләр халыкны милли киемнән килергә чакырган иде. Натфуллин сүзләренчә, Казанның Тынычлык бистәсендә узган бәйрәмдә катнашучыларның 20 проценты милли киемнән булган. Шундый ук хәл Кемерово өлкәсендә узган федераль Сабантуенда да күзәтелгән. Кеше милли киемнән бәйрәмгә килә алсын өчен аның бәясе арзан булырга тиеш дип саный түрә.

"Чын милли киемнең бәясе бик кыйммәт. Әгәр ул арзанрак торса, кунаклар, җирле кешеләрдә милли киемгә игътибар зуррак булыр иде", ди министр урынбасары.

2023 елда барлыгы 294 Сабантуе үткәрү каралган. Милли бәйрәм Русиянең 61 төбәгендә һәм 36 илдә уза. Бүгенгә 175 Сабантуе үткәрелгән.

Быел Казан Сабантуе 170 мең халыкны җыйды. Ул дүрт мәйданда — Тынычлык бистәсе, Дәрвишләр бистәсе, Аккош күле һәм шәһәр ипподромында узды. Казаннан тыш, иң күп кешене җыйган Сабантуе 27 майда Әстерханда узган. Җәмәле авылына 60 мең кеше җыелган.

  • Быел сабантуйлар оештырганда, аның асыл мәгънәсенә өстенлек биреләчәк, диелгән иде. Сабантуйның 14 милли уены буенча методик басма әзерләнгән. Сабантуйның тәртибен, эчтәлеген үзгәртү буенча киңәшмәләр узган дип хәбәр ителде.
  • Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Саха республикасына барып, якутларның Ысыах милли бәйрәмен күреп кайтып, андагы миллилеккә хисләнеп, Сабантуйны көчәйтергә, миллиликне өстәргә кирәк дигән теләк белдерде. Үзгәрешләр узган елны ук башланды, быел исә татарның милли бәйрәмен оештыру өчен яңа такым булдырылды, эшкә яшьләр җәлеп ителде. Сценарий авторы - шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, күмәк биюләрне куючы - хореограф Чулпан Закирова, режиссер - Айдар Җаббаров. Алар Сабантуй мәйданындагы тамаша, "пролог" өчен җаваплы булды.
  • "Татар ядькәрләре" фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова Азатлыкка әйтүенчә, тамашада татарга хас булмаган күренешләр күп булган. "Каты бәреләсем килми, әмма күргән тамашадан йөрәгем әрни. Күп нәрсә буталган, татарга хас булмаган йолалар, ышанулар татарныкы дип тәкъдим ителде", дип сөйләде ул.
  • Азатлык чит илләрдә узган Сабантуйларны да яктыртып килә. 17 июньдә Сабантуйны Прагада бәйрәм иттелләр. Һәвәскәр артистлар чакырылмаган иде, татар һәм башкортлар үзләре җырлап-биеп, уйнап күңел ачты. Вена, Берлин, Мүнһен, Штутгарт шәһәрләреннән дә татарлар килде.
  • 4 июньдә Төркиянең Госмания татар авылында Сабан туе узды. Бәйрәмгә якынча 600 кеше җыелды. Халык аралашты, милли ризыклардан сыйланды. Җырлы-биюле тамашалар карады, уеннарда катнашты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG