Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Львовка ракетлар белән һөҗүм итте, корбаннар бар


Кешеләрне эзләү һәм коткару эшләре әле дәвам итә, үлүчеләр саны артырга мөмкин.

6 июльгә каршы төндә Русия армиясе Украинаның Львов шәһәренә ракет һөҗүмен оештырган. Ракет өлешләре торак йортка эләккән.

Һөҗүмнән кимендә 4 кеше һәлак булган, 32 кеше яраланган. Украина гадәттән тыш хәлләр идарәсе 7 кешене коткара алуын, 62 кешене эвакуацияләгәнен хәбәр итте.

Кешеләрне эзләү һәм коткару эшләре әле дәвам итә, үлүчеләр саны артырга мөмкин ди медиа чаралары.

Львов мэры Андрей Садовый бу һөҗүмне Украинага каршы сугыш башланганнан бирле "сивил инфраструктурага иң зур һөҗүмнәрнең берсе" дип атады. Аның сүзләренчә, 50гә якын бина зыян күрде.

Украина президенты Владимир Зеленский да үз телеграмында биналар җимерелү сурәтләрен урнаштырды һәм һәлак булучылар туганнарының кайгыларын уртаклашты. "Дошманга сизерлек җавап булыр", диде ул.

Русия саклану министрлыгы Львовка ракет һөҗүменә әлегә шәрехләмәде. Мәскәү Украинадагы сивил биналарга һөҗүмнәрен танымый, Русия армиясе бары тик хәрби объектларга гына һөҗүм итә дип белдереп килә.

  • Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Сугыш дәвамында Русиянең күпсанлы хәрби җинаятьләре теркәлгән.
  • БМОның кеше хокуклары комиссары идарәсе мәгълүматына күрә, 2023 елның июнь башына Русия башлаган сугыш аркасында кимендә 8791 гади кеше үлгән. Бу оешма терки алган сан гына, чынлыкта үлемнәр саны күпкә зуррак диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG