Русиядә интернетның урыс өлеше изоляциясен тикшерү күнегүләре узды. Рәсми рәвештә бу чара "читтән сүндерү очрагында интернетның тотрыклы эшләвен тәэмин итү" күнегүләре дип атала, дип яза РБК.
Күнегүләр 5 июльгә каршы төндә узды. Аларның барышында Русия хакимияте "халыкара интернетны" сүндерүне сынады диелә.
Роскомнадзор басмага күнегүләрнең уңышлы узганын әйттеләр. Шул ук вакытта оештыручылар интернетның чит сегментын сүндерү белән нинди максатларга ирешергә теләве турында сорауга җавап бирүдән баш тартты.
- 2019 елдан бирле Русиядә "суверен Рунет" яки интернет изоляциясе турында канун гамәлдә. Бу канун Рунетны дөнья челтәреннән өзеп куярга мөмкинлек бирә.
- Русия хакимияте бу чаралар илне дөньядан аеру өчен түгел, ә "читтән һөҗүм куркынычы" булган очракта Рунет тотрыклылыгын саклап калу өчен, дип ышандыра.
- Канун нигезендә чит ил серверларына тоташып булмаган очракта Русиянең үз мөстәкыйль челтәрен төзү өчен мөмкинлекләр булдыру күздә тотыла. Операторларга трафик чыганагын ачыклаучы җиһазлар урнаштыру таләбе куела. Хөкүмәт каршында эшләүче экпертлар шурасы "Суверен Рунет" канунын үтәү операторлардан елына 130 миллиард сумга кадәр өстәмә чыгымнарга китерәчәк дип исәпләп чыгарган иде.
- Канунга ярашлы, интернет изоляциясе күнегүләре елына кимендә бер тапкыр үткәрелергә тиеш. Ачык чыганакларда моңарчы мондый күнегүләрнең ике тапкыр үткәрелүе билгеле: 2019 һәм 2021 елларда.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум