Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина һәм Русия үзара 45әр әсир белән алмашты, Русия Украинага ике баланы да кире кайтарган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Украинага Русия әсирлегеннән ике офицер, 41 рядовой һәм сержант, Мариупольдәге “Азовсталь” заводында эшләгән ике сивил һәм Херсон тероборонасы вәкиле кайткан. Ермак әйтүенчә, Русия ягы ике украин баласын -  6 яшьлек малайны  һәм 10 яшьлек кызны кире кайтарган.

Украина һәм Русия "45кә 45" тәртибендә чираттагы тапкыр әсирләр белән алмашты. Хәрбиләрдән тыш, Русия ягы Украинага басып алынган җирләрдән Русиягә чыгарылган ике сивилне һәм ике баланы да тапшырган. Бу хакта Украина президенты офисы башлыгы Андрей Ермак һәм Русия саклану министрлыгы хәбәр итте.

Ермак әйтүенчә, Украинага Русия әсирлегеннән ике офицер, 41 рядовой һәм сержант, Мариупольдәге "Азовсталь" заводында эшләгән ике сивил һәм Херсон тероборонасы вәкиле кайткан.

"Без Мариупольне һәм "Азовсталь"не яулаучыларны кире кайтарабыз. Яраланган сугышчылар бар. Шул исәптән Донецкидан, Запорожье һәм Харьков юнәлешләреннән хәрбиләрне дә кайтарабыз", дип искәрткән ул.

Ермак әйтүенчә, Русия ягы Украидан ике баланы - Ренат исемле 6 яшьлек малайны һәм Варвара исемле 10 яшьлек кызны кире кайтарган, аларны Русия басып алган җирләрдән алып чыккан булганнар.

Үз чиратында Русия саклану министрлыгы да бу алмашны раслады. "Бөтен азат ителгәннәргә кирәкле медицина һәм психология ярдәме күрсәтелә, якында алар тернәкләнү һәм дәвалану өчен Русия саклану министрлыгының медицина оешмаларына китереләчәк", дип хисап бирделәр министрлыкта.

  • Моңарчы Русия һәм Украина әсирләр белән 12 июньдә алмашкан иде. Ул чакта Украинага – 95, Русиягә – 94 әсир кайтты.
  • Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG