Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә адвокат Елена Пономаревага һөҗүм иткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моңарчы Пономаревага мессенджерларда туганнарының, этенең, милкенең фотоларын җибәреп, янаган булганнар. Машина тәгәрмәчен тишеп, машинасына юылмый торган буяу да сипкәннәр. Мәскәү өлкәсе Адвокатлар пулатында аның артыннан күзәтеп йөргәннәр, дип саныйлар.

Мәскәүдә җәмәгать транспорты тукталышында адвокат Елена Пономаревага билгесез затлар зелёнка сипкән, аның күзе пешкән. Бу хакта Пономарева "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә хәбәр итте.

Адвокатка һөҗүм итүләре турында алданрак Мәскәү өлкәсе Адвокатлар пулаты да хәбәр иткән иде, Пономарева биредә әгъза булып тора. Һөҗүмдә аңа "тән җәрәхәтләре ясалган, күзенең челтәр катлавы зарарланган" диелә.

Моңарчы Пономаревага мессенджерларда туганнарының, этенең, милкенең фотоларын җибәреп, янаган булганнар. Машина тәгәрмәчен тишеп, машинасына юылмый торган буяу да сипкәннәр. Аның артыннан күзәтеп йөргәннәр, дип саныйлар Адвокатлар пулатында.

Пономарева тәртип саклау оешмаларына мөрәҗәгать иткән булган, әмма Мәскәү өлкәсе Адвокатлар пулаты "моның нәтиҗәсе булмады, гаеплеләр ачыкланмады", дип искәртә.

Пулатта хәбәр итүләренчә, Пономарева үзенә һөҗүмне эше белән бәйли.

  • 4 июльдә Чечняда "Новая газета" журналисты Елена Милашинаны һәм адвокат Александр Немовны кыйнаганнар иде. Алар Чечняга отставкадагы хөкемдар Сайди Янгулбаевның хатыны Зарема Мусаевага хөкем карары чыгарылу уңаеннан килгән булган.
  • Адвокатны һәм журналистны кораллы кешеләр аяклары белән нык кына типкәләгән, шул исәптән битләренә дә типкән. Немов әйтүенчә, һөҗүм итүчеләр аларны атып үтерү белән янаган һәм башларына пистолет терәгән.
  • Әлегә һөҗүм итүчеләр табылмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG