Екатеринбур шәһәрендәге Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Башкортстан хәрбие Савелий Ивановка чыгарылган хөкем карарын үз көчендә калдырды. Бу хакта РБК мәхкәмә документларына сылтанып яза.
Быелның апрель аенда Уфа гарнизоны хәрби мәхкәмәсе контрактчы егетне хезмәт итүдән баш тарткан өчен биш елга төзәтү колониясенә җибәрү турында карар кабул иткән иде.
Мәхкәмә эшеннән күренгәнчә, 2022 елда мобилизация вакытында Иванов "вакытлыча хезмәт итүдән баш тартып һәм ял итеп", шул ук вакытта җитди сәбәпсез 17 октябрьдә хәрби бүлеккә килмәгән. Ул бары декабрь башында гына Башкортстанның Мишкә һәм Борай районнары хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә.
Хөкем ителүче һәм аның яклаучысы Уфа мәхкәмәсе карарын "катгый җәза" дип атаган. Иванов үз шикаятендә белдерүенчә, аның хезмәт урынына кайтмаска җитди сәбәпләре булган. Ул хезмәт итүдән китү турында рапорт язган. Әнисе карауга мохтаҗ булу сәбәпле, хәрби бүлеккә кайтмаска булган. Моннан тыш, Иванов белеме булмаган килеш җинаять кылуын әйткән. 2022 елның 21 сентябреннән контрактчыларга килешүне өзү тыелуы турындагы фәрман турында аны беркем кисәтмәгән һәм ул бу хакта белмәгән. Иванов үзенең эзләүдә булуын белгәч шундук хәрби бүлеккә килгән.
Контрактчы ягы фикеренчә, мәхкәмә Савелий Ивановның һәм аның әти-әнисенең саулыгы какшавын, яшәү урынының начар булуын, "махсус операция"дә (Русия Украина сугышын шулай дип атый - ред.) җәрәхәт алуын, качарга теләмәвен исәпкә алмаган. Шулай ук "хәрби часть җитәкчеләренең федераль кануннын бозып, декабрьгә кадәр Ивановны хезмәт урынына килергә кирәклеге хакында хәбәр итмәве" дә әйтелгән. Иванов тарафы бу җәза чарасын йомшартуга өметләнгән.
Мәхкәмә бу дәлилләрне исәпкә алмаган һәм Уфа гарнизоны мәхкәмәсе карарын үз көчендә калдырган. Киләсе ярты ел эчендә бу карар кассациядә шикаять ителергә мөмкин.
Русиядә хәрби хезмәттән качкан өчен хөкем ителгәннәр саны соңгы ун елда иң югары дәрәҗәгә җиткән. 2022 елда хәрби хезмәттән качкан өчен 1121 кешене хөкем иткәннәр. Чагыштыру өчен: 2021 елда аларның саны 928 булган, 2020 елда – нибары 554. Бу хезмәт итәргә теләмәүчеләрне табып, аларга каршы эш ачулар ешайган дигәнне аңлатырга мөмкин.
Башкортстан — Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 819 кеше һәлак булган.
🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум