Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшеренү: Украинага һөҗүм иткән көненнән бирле Русиянең 47 меңләп хәрбие һәлак булган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу – 10 ел буе барган Әфган сугышындагы югалтулардан өч тапкыр, 1994-1996 еллардагы беренче Чечня сугышында Русия гаскәре югалтуларыннан тугыз тапкыр күбрәк, диелә.

"Медуза" һәм "Медиазона" журналистлары тикшеренүче Дмитрий Кобак белән берлектә Русия гаскәре югалтуларын исәпләгән. Исәпләүләрнең югары төгәллек белән, 2022 ел ахырыннан бирле башкарылуы әйтелә. Тикшеренүдән күренгәнчә, Украинага каршы башлаган сугышның 15 аенда – 27 майга кадәр Русиянең 47 меңләп хәрбие һәлак булган.

Тикшеренү авторлары исәпләүләрен башкарганда русияләрнең үлгән туганнарына ачкан Милек эшләре реестрына һәм Росстат биргән мәгълүматларга таяна.

Бу – 10 ел буе барган Әфган сугышындагы югалтулардан өч тапкыр, 1994-1996 еллардагы беренче Чечня сугышында Русия гаскәре югалтуларыннан тугыз тапкыр күбрәк, диелә.

Авыр яраланучылар, хәбәрсез югалучылар һәм әсирлеккә төшкән русияләр турында мәгълүмат аз. Әмма авыр яралары аркасында хәрби хезмәттән җибәрелгән хәрбиләрне исәпкә алганда, Русия югалтулары кимендә 125 мең кеше булырга мөмкин, ди тикшеренү авторлары.

  • Азатлык та Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта үлүчеләр саны күпкә зуррак була ала.
  • Азатлык хисабына күрә, бу сугышта 500 көндә Татарстаннан кимендә 512, Башкортстаннан кимендә 819 кеше һәлак булган. Ике республикага кимендә 1331 кеше дигән сүз.
  • Башкортстан - Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Иң күп үлүчеләр башкала Уфадан (62 кеше), аннан соң Стәрлетамак(47) , Белорет (45), Учалы (34), Әбҗәлил(22), Ишембай (20) һәм Салават районнары (19 кеше) килә .
  • Татарстаннан иң күп үлүчеләр Чаллы (68кеше) һәм Казаннан (55), аннан соң Түбән Кама (28), Бөгелмә (18), Тәтеш (17), Кукмара (16), Мамадыш(14) һәм Чүпрәле районнары (12 кеше) килә .
  • Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан кешеләреннән кимендә 140 кеше — узган көздә мобилизациягә эләгеп китүчеләр булган.
  • Үлүчеләрнең яшенә килгәндә, безнең хисапка күрә, Татарстаннан 247 кеше (48%), ягъни яртысы диярлек, 25тән алып 35 яшькә кадәр булган. 150 кеше махсус урта яисә югары белемле булган. Путин башлаган сугыш аркасында Татарстанда кимендә 256 бала атасыз калган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG