Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: июньдә аннексияләнгән Кырымда сигез кырымтатар тоткарланган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шулай ук хокук яклаучылар июньдә аннексияләнгән ярымутрауда дүрт тентү узуын теркәгән, алар барысы да кырымтатарларның өйләрендә үткән диелә.

Быел июнь аенда аннексияләнгән Кырымда 15 сәяси тоткарлау теркәлгән, шуның сигезе – асаба кырымтатар халкы вәкилләренә карата булган.

Бу хакта Кырымтатар ресурс үзәгенең баскынлыктагы Кырымда 2023 елның июнендә кеше хокукларын бозу анализында әйтелә.

Аерым алганда, "Украинаны хуплаучы граффитилар" өчен 20 яшьлек Егор Савченконы һәм Михаил Жидковны тоткарлаганнар. Русия гаскәрен "кимсеткән"гә 10 июньдә Акмәчеттәге Молодёжное авылында 53 яшьлек кырымтатар Эльдар Менситов, 16 июньдә – Юрий һәм Александр Величколар тоткарланган.

Шулай ук бертуган Джафер һәм Алим Алюстаевлар, 33 яшьлек Кирилл Баранник, 42 яшьлек Бекир Дервишев, һәм 45 яшьлек Дилявер Мусаев тоткарланган диелә.

25 июньдә өч кырымтатарны: Рустем Курносов, Энвер Усеинов, Эбабиль Ибраһимовны тоткарлаганнар.

26 июньдә украин махсус хезмәтләре белән хезмәттәшлектә шикләнеп, Ялтада яшәүче ике кешене тоткарлаганнар.

Шулай ук хокук яклаучылар июньдә аннексияләнгән ярымутрауда дүрт тентү узуын теркәгән, алар барысы да кырымтатарларның өйләрендә үткән диелә.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Кырымтатарларны бары тик фатирларда очрашып, дини әдәбият укулары, яңа әгъзалар җәлеп итүләре өчен генә дә ирекләреннән мәхрүм итәләр.
  • Хәзерге вакытта берничә йөз кырымлы сак астында тотыла яки озын мөддәтләргә ирегеннән мәхрүм ителгән. Аларның күбесен халыкара хокук яклау оешмалары сәяси тоткыннар дип таныды.
  • Активистлар мәгълүматынча, быел беренче чиректә Русия куәт оешмалары Кырымда кимендә 49 кырымтатарны тоткарлаган. БМО баш ассамблеясе ярымутраудагы тоткарлауларның, мәҗбүри күчереп йөртүләрнең һәм кешеләр югалуның "яңа, моңарчы күрелмәгән дулкынын" хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG