Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский НАТО саммитында катнашу өчен Вильнюска килде

Украина президенты Владимир Зеленский
Украина президенты Владимир Зеленский

Президент Владимир Зеленский элегрәк Украинаны НАТОга әгъза итеп алу мәсьәләсендә карарсыз булулары өчен, Альянсны тәнкыйтьләде.

Украина президенты "Вильнюска юл тоткан чакта шундый сигналлар килде - кайбер әйберләр турында фикер алышканда Украина искә алынмый", дип белдерде.

"Искәртәсем килә – биредә Украинаның әгъзалыгы түгел, аны оешмага чакыру турында сүз бара. Украинаны чакыру өчен дә, аның әгъзалыгы өчен дә бернинди вакыт чикләүләре куелмый – бу моңарчы күрелмәгән һәм абсурд хәл. Украинаны НАТОга чакырырга да, аны Альянс әгъзасы итергә дә әзерлекләре юк күрәсең, шуңа охшаган", дип язган ул Telegram-каналында.

Украина президенты фикеренчә, бу очракта илнең НАТОдагы әгъзалыгы Русия белән сөйләшүләрдә сатулашу предметы булачак. "Ә Русия өчен бу мотивация дигән сүз һәм ул үзенең террорын дәвам итә алачак. Билгесезлек – зәгыйфьлек ул. Мин моның турында җыенда ачыктан-ачык фикер алышачакмын", дип язган ул.

Шул ук вакытта АКШ президенты Джо Байден НАТО беректәшләре Украинаның Төньяк Атлантика альянсына кушылуын килештерде дип белдерде.

  • Алданрак Көнбатышның берничә медиасы НАТОдагы чыганакларына сылтама белән, Вильнюс җыенында Украина оешмага чакыру алмаячак дип хәбәр итте.
  • Әйтик Spiegel алман басмасы НАТОның Украина белән бәйле әзерләнеп килүче белдерүенә сылтанды. Басма документның хәзерге нөсхәсендә илне Альянска кертү яки чакыру турында төгәл әйбер юк дип язды.
  • НАТО илләренең кайбер лидерлары Украинаның Альянска юлын хуплады. Әйтик Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган "Украина, һичшиксез, НАТО әгъзасы булуга лаек", дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG