Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан эчке эшләр министрлыгының хуҗалык тәэмине үзәге җитәкчесе Артем Мешков ришвәтчелектә шикләнелеп кулга алынган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Июль башында Татарстан эчке эшләр министрлыгының тыл җитәкчесе Рамил Шакиров тоткарланды. Аңа министрлыкның оешмалары куллана торган машиналар өчен алмаш өлешләр кайтарту, аларны төзекләндерү контрактларына бәйле җинаять эше ачылды. Мешков та шушы эш белән бәйле кулга алынган.

Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе Татарстан эчке эшләр министрлыгының хуҗалык һәм сервис тәэмине үзәге җитәкчесе Артем Мешковны ике айга кулга алган.

Аны Татарстан эчке эшләр министрлыгының Дагыстанга эш сәфәренә җибәрелгән хезмәткәрләре урнаштырылган бүлекчәдә тоткарлаганнар, дип хәбәр итә "Бизнес Online".

Мешковны "зур күләмдә ришвәт алуда" (Җинаять кодексының 290 маддәсе, 6 өлеше) гаеплиләр. Тикшерү фаразынча, "милек һәм акча буларак" бирелгән 6,5 миллион сумлык ришвәт турында сүз бара.

Артем Мешковны Татарстан эчке эшләр министрлыгының тыл җитәкчесе Рамил Шакиров эше нигезендә тоткарлаганнар. Шакиров аның җитәкчесе булган, ә Мешков җитәкли торган эчке эшләр министрлыгының хуҗалык һәм сервис тәэмине үзәге - тыл составына керә.

Җинаять эше Татарстан эчке эшләр министрлыгы оешмалары куллана торган машиналар өчен алмаш өлешләр кайтарту, техник хезмәт күрсәтү һәм аларны төзекләндерү белән бәйле 15 дәүләт контрактына бәйле ачылган.

Бу килешүләрне 2017 елдан 2021 елга кадәр төзегәннәр. Тикшерү фикеренчә, Рамил Шакиров арадашчысы аша аларга киткән акчаның бер өлешен үзенә кайтарган. Шул рәвешле 14 миллион сумнан артык ришвәт алган дип фаразлана.

Шулай да, Шакировның адвокаты Андрей Вербах элегрәк бу тендерлар өчен нәкъ менә Артем Мешков җавап бирде, дип әйткән иде.

"Эш материалларындагы дәүләт килешүләрен Мешков Артем Юрьевич имзалаган. Минем якланучым әйтүенчә, Мешков вазыйфасына ярашлы, бөтен карарларны мөстәкыйль кабул иткән", диде ул.

  • Татарстан эчке эшләр министрлыгы тылы республика полициясенең дәүләт ихтыяҗлары өчен тендерлар үткәрү, тауарлар , хезмәтләр сатып алуны оештыру белән шөгыльләнә.Министрлык кулланышындагы милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итә. Министрлык хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү, коралландыру мәсьәләләрен хәл итә һәм полициянең коралы өчен җавап бирә. Шулай ук министрлык объектлары төзелеше, аларны сипләү белән җитәкчелек итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG