Бәяләр артыр дип, русияләр күпләп телевизор сатып ала башлаган. Бу хакта "Ведомости" җиткерә.
2023 елның беренче ярты еллыгында сатылган телевизорларның күләме 2022 һәм 2021 елның шул ук чорына караганда да артыграк булган.
Гыйнвар-июнь айларында Русиядә 3,8 миллион телевизор сатылган – бу Мәскәү Украинага һөҗүм иткән 2022 елның беренче алты ае белән чагыштырганда – 33 процентка, 2021 елның беренче ярты еллыгы белән чагыштырганда 13 процентка күбрәк. Әлеге саннар "F+ tech | Марвел" ширкәтләр төркеменең статистикасында китерелә.
Рубль түбән тәгәрәгәнгә һәм компонентлар кыйбатланганга, техникага бәяләр көзгә таба ук кыйммәтләнәчәк, дип саный белгечләр.
BQ баш мөдире Владимир Пузанов "Ведомости"га әйтүенчә, ел башыннан LCD-панельләр сатып алу долларларда 25 процентка арткан, ә рубльнең 20-25 процентка ишелүе бу чыгымны 50 процентка кадәр кыйбатландырачак.
"Бу бик тиз булмаячак, чөнки әлегә иске бәядән алынган запаслар бар. Әмма рубльнең долларга карата хәзерге бәясен һәм Кытайдагы панельләргә бәяләрне дә исәпкә алсак, көзгә Smart функциясе булмаган 32 дюйм диагональле телевизорга бәяләр 12 мең сумнан башланачак", ди белгеч.
- Күптән түгел долларның артуы автомобиль базарында ажиотажга сәбәпче булды. Хәзер Lada Granta 1-1,1 млн сумга җитте. Әле ике-өч ай элек кенә аларны 800 мең сумга сатып алып була иде.
- "Доллар арткан саен машина кыйбаткарак чыга. Хәзер бәяләр 20 процентка күтәрелер дип көтелә. Бу барлык паралель импорт кысаларында сатып алынган машиналарга кагыла, шул исәптән кытай автомобильләренә дә. Бүген Татарстанга паралель импорт аша кыйммәтле машиналар алып керәләр, чөнки арзанлы автомобильләргә маржа зур түгел. Кытайдан нигездә Geely Monjaro һәм Geely Tugella китереп саталар. Алар 3,5-4 млн сум тора. Аларга ихтыяҗ зур. Димәк, бәясе дә күтереләчәк." дигән иде Азатлыкка бу өлкәдә эшләүче Рамил Гайнанов (исеме үзгәртелде).
- Долларның артуы икенчел базарга да йогынты ясый. Яңа машиналарга бәя күтәрелде икән, тотылган автомобильләр кыйммәткә сатыла башлый. "Бүген биш еллык 1,6 литр моторлы Kia Rio 1,5 млн сумга чыга. Хәзер аларның бәяләре 1,7 млнга күтәрелер дип көтелә", диде Рамил Гайнанов.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум