Бүген, 12 июльдә Бишкек шәһәр мәхкәмәсе Азатлык радиосының кыргыз хезмәте – Азаттык Радиосын ябу турындагы Кыргызстан хөкүмәте карарын гамәлдән чыгарды.
Мәхкәмә кыргыз хезмәтенең юридик заты һәм мәдәният министрлыгы арасында тынычлык килешүен раслады.
Апрельдә Бишкәктәге район мәхкәмәсе радионың эшчәнлеген тыю турында карар чыгарган иде. Мәдәният министрлыгы радионы Кыргызстан һәм Таҗикстан арасындагы чик буе низагын таҗыклар карашыннан гына яктыртуда гаепләде.
Азаттык Радиосыннан үз сайтыннан чик буенда кешеләр үлеменә дә китергән кораллы бәрелешләрнең кадрларын сөртүне таләп иттеләр. Редакция моны эшләүдән баш тартты.
- Кыргызстанның Баткен өлкәсе белән Таҗикстанның Согдийски өлкәсе арасындагы кишәрлекләр бәхәсле булып кала бирә. Бу урыннарда ике илнең дә авыллары үзара якын урнашкан. Әйтик, кешеләрнең өйләре бер берсенең янында гына, әмма берсе Кыргызстан, икенчесе Таҗикстан җирендә санала, бу исә чик буе сызыгын билгеләүне авырлаштыра.
- Әлеге билгесезлек аркасында күрше дәүләтләрнең халкы һәм чик буе сакчылары арасында судан, җирдән һәм коммуникацияләрдән куллана алу хокукы өчен еш кына бәрелешләр килеп чыга. Корал куллану, кешеләр үлү очраклары да була.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум