Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда авыл халкы басуларга кош тизәге түгә дип, кошчылык фабрикасын тикшерүне сорый 


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

“Без – Бүреказган, Кырмыскалы, Муравей кебек якындагы авылларда яшәүчеләр берничә ел дәвамында басудан чыдап булмаслык ис килүгә интегәбез. "Ашкадар" кошчылык фабрикасы монда кош тизәге, калдыклары, каурыйлары, азыгы чыгара. Бу калдыклар түгелгәннән соң, өере белән чебеннәр барлыкка килә", ди алар.

Башкортстанның Стәрлетамак районы Марьевка авылында яшәүчеләр Росприроднадзор, Роспотребнадзор кебек күзәтү оешмаларының федераль җитәкчеләренә һәм Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать яздырган. Алар "Ашкадар" кошчылык фабрикасына зарлана: тиешенчә эшкәртмәгән килеш кош тизәген якындагы басуларга чыгара ди. Җирле халык моңа хокукый бәяләмә бирүләрен сорый.

"Без – Бүреказган, Кырмыскалы, Муравей кебек якындагы авылларда яшәүчеләр берничә ел дәвамында басудан чыдап булмаслык ис килүгә интегәбез. Кошчылык фабрикасы монда тизәктән тыш, кош калдыклары, каурыйлары, азыгы чыгара. Бу калдыклар чыгарыла торган басулар Куганак елгасына һәм торак пунктларга күп дигәндә километр ярым гына ераклыкта урнашкан. Бу санитар нормаларга туры киләме, тикшерүегезне сорыйбыз", дип аңлата алар.

Мөрәҗәгатьне яздыручылар әйтүенчә, кошчылык фабрикасы басуларга үзенең калдыкларын чыгаргач та, өере белән чебеннәр барлыкка килә.

"Бөтен өйләрнең эче дә тышы да чебенгә ябышкан. Районда эпидемиологик вазгыятьнең начараю куркынычы бар. Психик, эмоциональ якны, гигиена ягын әйтеп тә тормыйбыз", дип зарлана Марьевкада яшәүчеләр.

Авыл халкы бу уңайдан район хакимиятенә зарлануын, әмма бернинди нәтиҗә дә булмавын сөйли һәм әлеге хәлгә ачыклык кертүне сорый.

  • Быел май аенда Татарстанда Тукай районының Чыршылы авылында яшәүчеләр начар ис килүгә зарланганнан соң һәм дуңгыз үрчетүче оешманың эшчәнлеге аркасында Минзәлә районындагы Буклы елгасы пычрануы ачыкланганнан соң, Росприроднадзор тикшерү оештырган иде.
  • Нәтиҗәдә оешмага 14 административ эш ачылды, җитешсезлекләрне бетерергә кушылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG