Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт шурасы рәисе вазифасыннан китү ихтималы турында белдерде


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан парламенты белән ул 30 ел җитәкчелек итә.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2024 елда узачак чакырылышта үз вазифасын калдырырга мөмкин. Бу хакта ул бүген язгы сессия тәмамлану уңаеннан узган матбугат очрашуында белдерде.

"Хатыным миңа "Җитте сиңа, Фәрит", диде. Мөгаен, мин үз намзәтемне чыгармам. Вазгыятькә карарбыз. Мин Миңтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов белән киңәшләшәчәкмен. Әгәр дә мин калмасам, парламент депутаты һәм рәисе итеп сайланачак кешене әзерләргә кирәк булачак дип уйлыйм", диде ул.

Дәүләт шурасыннан китү ихтималының сәбәбен ул олыгая баруы һәм эшнең күп булуы белән бәйләп аңлатты.

Фәрит Мөхәммәтшин — Татарстан Дәүләт шурасы рәисе, Татарстан халыклар ассамблеясе рәисе, "Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге секретаре. Аңа 76 яшь.

Ул җитәкчелек иткән 1990нчы еллар чорында парламентта Татарстан Конституциясе һәм башка дәүләтчелеккә бәйле кануннар кабул ителде. Соңгы елларда Дәүләт шурасы татар телен ихтыяри укытуга күчерде, Конституцияне федераль кануннарга яраклаштырды, төп кануннан "суверенитет", "шартнамә" төшенчәләрен бетерде.

— 1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә туган.
— 1972 елда Әлмәт газ сәнәгате техникумын, 1979 елда – Уфа нефть институтын, 1986 елда — Сарытау югары партия мәктәбен тәмамлый.
— 15 яшендә Миңнебай газ-бензин заводында токарь булып эшли башлый. Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайтканнан соң, "Әлмәтнефть" нефть идарәсендә слесарь булып эшли.
— 1970-1989 елларда Фәрит Мөхәммәтшин коммунистлар фиркасендә актив эш башлый. Комсомолның Әлмәт шәһәре инструкторы вазифасыннан башлап КПССның Әлмәт шәһәре секретаренә кадәр хезмәт итә. Аннан шәһәрнең башкарма хакимияте белән идарә итә.
— 1989-1990 елларда — ТАССР сәүдә министры.
— 1990 елда КПССның Әлмәт шәһәр комитеты беренче секретаре.
— 1990-1991 елларда — ТАССР министрлар шурасы рәисе урынбасары.
— 1991-1995 — Татарстан Югары шурасы рәисе.
— 1995-1998 — Татарстан премьер-министры.
— 1998 елдан бүгенгә кадәр Татарстан Дәүләт шурасы рәисе.
— 2023 елда Татарстан фәннәр академиясе академигы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG