Башкортстанның Краснокама, Яңавыл, Тәтешле районнарында, Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләрендә гадәттән тыш хәл кертелгән. Сәбәбе – аларда чүп чыгарылмый башлаган. Бу исә инфекцияләр таралуга китерә ала һәм җирле халыкның сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фәрманында әйтелә.
Бу торак пунктларга Дүртөйле су-мелиорация төзелеше ("Дюртюлимелиоводстрой") төбәк операторы хезмәт күрсәткән. Әмма Башкортстан экология министрлыгы фәрманы белән Дүртөйле су-мелиорация төзелеше оешмасы быел 17 июльдән төбәк операторы булудан туктый. Әлеге статустан мәхрүм ителгәннән соң, ул чүпне чыгармый башлаган диелә.
Гадәттән тыш хәл кертү турындагы документ 7 июльдә имзаланган, кичә, 13 июльдә чыккан. Гадәттән тыш хәл аерым фәрман булганга кадәр дәвам итәчәк.
Әлеге шәһәр-районнарның хакимиятләренә "санитар-эпидемиологик вазгыятьне яхшырту өчен" чаралар күрергә кушылган. Моннан тыш алар 31 июльгә кадәр чисталыкны саклап торган өчен күпме чыгым китүе турында республика экология министрлыгына хисап тапшырырга тиеш булачак. Экология министрлыгына бу җирләрдә чүп җыю һәм чыгару мәсьәләсен хәл итергә кушылган.
Башкортстан медиалары хәзер калдыкларның чүп савытларында өелеп ятуын яза. Алар чери һәм начар ис чыгарып тора. Бу исә авырулар һәм эпидемияләр китереп чыгарырга мөмкин, дип җиткерә.
Mash Batash Telegram-каналы чыгарган видеода чүп-чарның савытларга гына сыймыйча, чүп савытлары тирәсендә дә өелеп куелуы күренә.
- Дүртөйле су-мелиорация төзелеше оешмасы 2018 елда төбәк операторы булды. Әмма аның эшчәнлегеннән халык та, республика җитәкчеләре дә еш кына канәгать калмады. Әйтик, быел премьер-министр Андрей Назаров аны начар эшли дип искәрткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум