Владивостоктагы мәхкәмә Юстиция министрлыгының журналист Даниил Губаревны "ят агент" дип тану турындагы карарын гамәлдән чыгарган. Бу хакта адвокат Сергей Вәлиуллинга сылтама белән "Медиазона" хәбәр итә.
Басма мәгълүматынча, бу Русиядәге шундый беренче очрак. 2021 елда Петербурдагы мәхкәмә "Гуманитарное действие" ВИЧ-сервис фондын бу исемлектән чыгарган иде, әмма ярты елдан соң Югары мәхкәмә әлеге карарны кире какты.
Губарев Владивосток һәм Приморье хәбәрләре чыга торган "news.VL" паблигын алып бара. Аны 2023 елның мартында "ят агент" дип тапканнар. Ул чакта Юстиция министрлыгы моны Губаревның чит илдә – Сингапурда яшәве һәм башка "ят агентларның" материалларын "таратуы" белән бәйләп аңлаткан.
Мәхкәмә вакытында министрлык вәкилләре "Дождь", "Росбалт" материаллары, "Левада" үзәге сораштырулары, Максим Кац һәм Виктория Шульман видеолары турында сүз баруын искәрткән.
- Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
- "Вёрстка" мәгълүматынча Русиядә "ят агентлар"ның 18 процентына җинаять эшләре ачылган. Эзәрлекләгәндә аеруча Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе популяр диелә. Русия хакимиятләре илнең саклану министрлыгы ясаган рәсми белдерүләрдән аерылып торучы теләсә-нинди мәгълүматны "фейк" дип саный.
- Былтыр, 1 декабрьдә, Русиядә "Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту" турындагы канун гамәлгә керде. Документка ярашлы, чит илдән финанслау алмаса да, чит ил "йогынтысында" гына булганы өчен дә физик затны яки оешманы "ят агент" дип танырга мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта чит ил йогынтысы дигәндә күз уңында нәрсә тотылуы канунда ачык язылмаган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум